Яшел Үзәнгә кергәндә үк ерактан күренеп торган мәһабәт мәчет бинасы шәһәр кунакларын да, җирле халыкны да үзенә җәлеп итә. Зәвыклы архитектурасы, төзек территориясе һәм киң мөмкинлекләре белән ул инде шәһәр күрке булып өлгерде.
Инде берничә ел мәхәллә халкына хезмәт итүче «Әл-Әнгам» мәчете бу көнне рәсми төстә ачылып, тагын бер мөһим вакыйганы – Яшел Үзән районында 50нче, юбилейлы иман йортын халыкка тәкъдим итүне билгеләп үтте.
Изге нияттән – күркәм комплекска
«Әл-Әнгам» мәчетенең тарихы 2022 елның гыйнварына барып тоташа. 6 гыйнварда, мәчет төзелешенә беренче таш салынган көнне, аның инициаторы – Яшел Үзәндә яшәүче, Олы Ачасыр егете, шәхси эшмәкәр һәм меценат Әнвәр Миңнуллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән була. Ягъни, бу изге эш аның өчен гомер бәйрәменең иң кыйммәтле бүләкләренең берсенә әверелә.

Мәчет төзелеше пандемия чорына туры килә. Күпләр өчен ул вакыт курку, билгесезлек һәм сынау чоры булса да, Әнвәр Миңнуллин зур җаваплылык алып, башлаган эшеннән чигенми. Нияткә тугры калып, төзелешне ахырына җиткерә. Ике катлы мәчет бинасы нибары бер ел да ике ай эчендә күтәрелә.
2023 елның мартында биредә беренче намаз укыла. Әмма мәчет белән генә чикләнмичә, аның тирәягын да халык өчен уңайлы, җылы һәм эчтәлекле мохиткә әйләндерү максаты куела. Бүген «Әл-Әнгам» – гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә бердәм комплекс. Биредә дини чаралар үткәрү өчен кафе, мәетханә, тәһарәт алу урыны, уку сыйныфлары, балалар мәйданчыгы урнашкан. Алда территориядә чишмә булдыру планы да бар.
Мәйданы 638 квадрат метр булган ике катлы бина берьюлы 400 кешене сыйдыра ала. Шәһәргә керү юлында урнашуы да аңа аерым мәгънә бирә: Яшел Үзәнгә килгән һәркемне ул гүя тынычлыкка, иманга һәм игелеккә чакырып каршы ала.

«Бу – тарихи һәм шатлыклы вакыйга»
Мәчетнең рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зинәтуллин, «Әл-Ән гам» мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев һәм башка мәртәбәле кунаклар, хәзрәтләр, җирле халык катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда мәчетләр төзелешенең һәм рухи тормышның үсешенә тукталып, мондый изге йортларның җәмгыять өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

– Татарстан Республикасында 1600гә якын мәчет бар. Шушы көннәрдә генә без Казанда реставрацияләнгән борынгы агач «Рәҗәб» мәчетен ачтык. Бүген исә Яшел Үзәндә тарихи вакыйганы каршы алабыз. Мондый чараларның Мәүлид көннәрендә узуы да бик символик һәм шатлыклы, – диде Татарстан мөфтие.
«Мәчет – күңелләрне берләштерүче урын»
Тантанада Әгъзам Гобәйдуллин әлеге төзелешнең әһәмиятен аның тышкы күркәмлеге белән генә түгел, ә кешеләр күңеленә биргән рухи көче белән бәйләде.
– Әнвәр Миңнуллин районда гына түгел, Татарстанда үрнәк кеше. Рәхмәт сезгә. Бу – Яшел Үзән өчен генә түгел, республика өчен дә тарихи вакыйга. Мәчет ачылу – безнең иманыбызның, рухи байлыг бызның, милли традицияләребезнең якты чагылышы. Хәзрәтләр әйткәнчә, мәчет – гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул күңелләрне берләштерүче, игелеккә, мәрхәмәткә өндәүче урын, – диде ул.
«Киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез»
Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев үз чыгышында мәчет төзелешенең саваплы гамәл булуын билгеләп үтте.

– Хәдистә: «Кем мәчет төзер, Аллаһ аңа оҗмахта йорт салыр», – диелә. Тарихи яктан гыйбадәт йортларын төзү һәм үстерү артында битараф булмаган кешеләр тора – зур хәйриячеләрдән алып гади мәхәллә халкына кадәр. Алар, һичшиксез, үзләренең кече Ватаны тарихында калалар, – диде мэр.
– Быел Тура бистәсендә мәчет каршында чишмә ачылды. «Җәмигъ» мәчете кар шында Каюм Насыйри исемендәге рухи-агарту үзәге төзелеше дәвам итә. Акъегет авылындагы 1876 елда төзелгән, Татарстанның иң борынгы мәчетләренең берсен мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү планнары да бар. Безнең бурыч – киләсе буыннар өчен рухи мирасны саклау.
50нче мәчет – зур юлның бер өлеше
«Әл-Әнгам»нең юбилейлы – райондагы 50нче мәчет булуы да символик мәгънәгә ия. Чөнки бу сан артында дистәләрчә еллар дәвамында иман йортларын торгызган, аларны саклаган һәм мәхәллә тормышын алып барган кешеләрнең хезмәте тора.
Зеленодольск районында бүген 73 милләт вәкиле тынычлыкта һәм бердәмлектә яши. Мондый мохиттә төрле диннәрнең рухи үзәкләре дә бер-берсен тулыландырып, кешеләрне татулыкка чакыра.

Мирный микрорайонында хәйриячеләр акчасына Георгий Җиңүче хөрмәтенә иске йолалы гыйбадәтханә төзелеше бара. Шәһәргә керү юлында Петр һәм Феврониягә һәйкәл белән Преображение соборы төзү дә планлаштырыла. Димәк, районның рухи тормышы бер урында тормый. Яңа гыйбадәт йортлары калка, тарихи биналар яңартыла, рухи-агарту үзәкләре төзелә. Болар барысы да кешеләрнең үз тамырларына, тарихына һәм рухи кыйммәтләренә хөрмәт белән каравын күрсәтә.
Бу көнне бирегә килүчеләрне тәмле пылау, кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән дә сыйладылар. Тантана рәсми чыгышлар белән генә чикләнмичә, кешеләрнең аралашуына әверелде. Әнә шундый мизгелләр дә мәчетнең чын асылы ачыграк күренә дә инде. Иман йортыннан халык өзелмәсен, Әнвәр Миңнуллинның да иң зур теләге шул.
Нет комментариев