Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия балалары

26 апрельдә  Яшел Үзәндә «Россия балалары – 2019»  оператив-профилактик операциясе тәмамланды.

Чараның төп максаты булып яшүсмерләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын ачык­лау һәм шулай ук халыкка наркотикларның зыяны һәм законсыз әйләнеш өчен җаваплылык каралуы турында аңлатылды. 
Операция барышында  наркоконтроль, ПДН бүлекләре   һәм муниципалитет  хезмәткәрләре шәһәр, Әйшә һәм Васильево мәктәпләрендә  булды. 2 меңнән артык  укучы белән  30дан артык лекция уздырылды. Аларны оештыруга полиция хезмәткәрләренә наркодиспансер белгечләре дә ярдәм итте. 
Наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные Гүзәлия Кадырмәтова сүзләренә караганда, тәртип сакчылары торак секторларында, вокзалларда, станцияләрдә, кеше күп була торган урыннарда рейдлар уздыруны дәвам итәчәк. 
«Наркомания – җәмгыятьнең актуаль проблемаларының берсе булып тора. Аңа каршы көрәш – полиция эшенең өстенлекле юнәлеше», – дип мөрәҗәгать итә шәһәр халкына  наркоконтроль хезмәткәре һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркопритоннар тотуга  кагылышлы  фактлар турында 4-35-24 телефоны аша хәбәр итүне сорый.

Лилиана Славкина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев