Рәхим итегез, кошлар!
Яшәеш

Рәхим итегез, кошлар!

Кыш җиттеме – кошлар өчен Без ашханә ачабыз Һәм кошларга эндәшәбез: – Рәхим итеп ашагыз!

Бүген иртән үк шәһәребезнең 5нче гимназиясе ишегалдында җанлылык булып алды. Юк, бу көндәлек, балалар мәктәпкә килү шаукымы түгел, ә биредә укучы башлангыч сыйныф укучылары ясап килгән җимлекләрне агачларга элү күңелле чарасы иде. Ниндиләре генә юк анда! Ай-йай оста икән безнең әтиләребез! Рәхәтләнерләр инде кошлар!

Шуннан фоторепортаж карагыз. Ә бу турыда язманы җомга санында “Төнбоек”тан укый алачаксыз.

Илсөя Завилейская фотолары.


5 гимназия Яшел Узэн районы кормушка для птиц

Нет комментариев