Кошларга ярдәм итик
Урамда карлы салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга аеруча кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Аларга ярдәмгә без, кешеләр, килә алабыз.