Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бик уңышлы, әмма тыйнак мәктәп

Шәһәребезнең 5нче гимназиясендә 2016-2017 уку еллары өчен хисап җыелышында булырга туры килде. Андый чараларга без – ата-аналар, гадәттә, теләмичә генә йөрибез. Әмма бу юлы «ник килеп утырдым инде мин монда» дигән үкенү хисе тумады.

Әллә мәктәп директоры Нәкыя Чибинованың безнең алда ялыктыргыч рәсми нотык урынына  кызыклы һәм җиңел итеп отчет тотуына, әллә сүз барышында уңышлары турында телгә алынган үзебезнең татар балалары өчен күңелне горурлык хисе биләп алганга – вакыт узганы сизелмәде дә. Белемле укучылар чыгару буенча, максатчан рейтинг артыннан куып, «престижлы» саналган уку йортларыннан бер дә калышмый әлеге гимназия. Тик казанышлары турында башкалар кебек кычкырып сөйләмиме (тыйнак бит инде татар халкы), нигәдер тиешле дәрәҗә һәм игътибар җитеп бетми үзенә. Ә лаек!
Яшел Үзән мәктәпләрендә уку елы башында күзәтчелек һәм контроль департаментының  бер айга сузылган   тикшерүе булды. Нәтиҗәләр буенча 5нче гимназиядә җитди тайпылышлар, кагыйдә һәм закон бозулар юк.    
– Мин барлык укытучыларга, завучларга рәхмәтле. Алар бер көн ялсыз, иртәдән кичкә кадәр эшләде. Барлык коллективыма, шулай ук, сезнең исемнән дә рәхмәт җиткерәм, хөрмәтле ата-аналар. Чөнки бездә югары квалификацияле педагоглар эшли һәм алар сезнең ышанычны аклады, мәктәбебездә белем бирү дәрәҗәсе югары бәяләнде, – диде Нәкыя Чибинова. – Гимназиябез базасында 7 семинар узды һәм анда катнашучылар канәгать калды. Без бик сәләтле балалар тәрбия­либез. Россия күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә призлы урыннарны яулаучылар да җитәрлек. Бу, әлбәттә, укытучылар хезмәте нәтиҗәсе.
Биредә рус теле буенча сынауда 98 балл җыючылар да бар һәм аларга татар телен камил белүләре мондый уңышка ирешергә һич кенә дә комачау итмәгән! Мәктәп – спорт буенча да, иҗат һәм мәдәният ягыннан да мактауга лаек. Монда, ике сменалы уку йортларыннан аермалы буларак, дәрестән тыш эшчәнлек тә гөрләп бара, алар барысы да түләүсез, укытучылар «рәхмәткә» эшли.
Быел мәктәп исәбеннән география кабинеты ремонтланган, калганнары ата-аналар булышлыгы белән яңартылган, күп кенә сыйныфларга яңа өстәл-урындыклар алынган. Китапханә дә яхшы якка үзгәргән, укучыларын җәлеп итеп тора. Горький исемендәге завод (директоры Ренат Мистахов) бик ярдәм иткән, аларга рәхмәтле рәвештә бүгенге көндә технология кабинеты тиешенчә җиһазландырылган. Алдагы елда биредә, районыбыз башлыгы Александр Тыгин ярдәме белән, ГТО мәйданчыгы, территориядә яңа асфальт һәм парковка барлыкка килер дигән өмет бар.
– 5нче гимназиянең уңышлары турында ишетү миңа аеруча күңелле, – дип сүз башлады район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева. – Чөнки монда мин дә 4 ел укыткан идем. Инде минем укучыларым монда укыта икән. Биредән ныклы белем туплаган көчле яшьләрнең чыгуы шатландыра һәм мактауга лаек. Рус телле шәһәребездә милләтебез сагында торучы шундый мәктәпнең булуы бик яхшы. Укытучыларга алга таба да уңышлар телим!
Яхшы мәктәп нинди соң ул? Бәя бирүче иң әһәмиятле билгесе булып, аны тәмамлаучыларның укыган елларын җылылык белән искә алулары, килеп яраткан укытучыларына рәхмәт белдерүләре торадыр. Ә 5нче гимназиягә күрешергә генә түгел, хәтта, эшләргә кайталар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа 5 гимназия Зеленодольск