Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кошларга ярдәм итик

Урамда карлы салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кош­ларга аеруча кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Аларга ярдәмгә без, кешеләр, килә алабыз.

Нәкъ менә шул максаттан шәһәребезнең 5нче гимназиясе «Кошларга ярдәм итик» акциясен игълан итә. Башлангыч сыйныф укучыларына агачтан җимлекләр ясап килергә тәкъдим ителә. Һәм укучылар, бигрәк тә әти-әниләр шулай актив булырлар дип оештыручылар көтми дә. Монда балаларга ярдәмгә иң беренче чиратта әтиләре килә. Ни өчен агачтан, чөнки бу материалдан ясалган җимлекләр җилдә очмый, нык һәм эстетик яктан матур. Аларны ясау бер, ә башкалардан аерып торыр­лык итеп бизәү өчен һәркем үз фантазия­сен эшкә җиккән. Шуңа да «Оригиналь», «Заманча хай-тек», «Бизәкле» җимлек номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнгән, ә калганнарының барысына да «Күңел җылысы белән эшләнгән җимлек» дигән исем бирелгән. Чынлап та, аларның һәммәсе дә үзенчә матур, ә иң мөһиме гимназия территориясендәге агачларга беркетелгән җимлекләр кыш буе кошларыбызны сыйлый. Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар һәрдаим җимлеккә азык салып, карап торачак.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 гимназия акция Яшел Узэн районы кормушка для птиц