Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар банк картасыннан акча урлау җинаять эшен «кайнар эздән» ачты

Зыян күрүче ир үзенең командировкага килүен сөйли.

Кич белән азык-төлек сатып алырга була, банк картасын кесәсенә сала. Иртәгәсен, мобиль кушымтага кереп, счетыннан акча югалуын күреп ала. Шунда ук полициягә хәбәр итә.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаять кылуда шикләнелүчене ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул элек тә хөкем ителгән Яшел Үзәндә яшәүче 29 яшьлек хатын булып чыга.

Полицейскийларга кыз чит банк картасын табуын, анда акча бармы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен кибеткә баруын әйткән. Тәмәке алган, түләү өчен табылган картаны кулланган. Картада акча барлыгына инанып, аларны беткәнче «туздырган».

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәнең санкциясе 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Шикләнелүчегә карата читкә чыгып китмәү һәм үзен дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев