Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Патриотик тәрбия яшьтән башлана

Карагуҗа мәктәбендә «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына әлеге мәктәп укучыларын багышлау тантанасы булды.

Бәйрәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан узганга, аеруча тантаналы килеп чыкты. Россия, Татарстан Респуб ликасы һәм «Юнармия» гимннары яңгырады. Ант сүзләрен әйтеп, балалар Ватанына тугры булыр га, аның геройларын истә тотарга, көчсезләрне сакларга, укуда һәм спортта уңышка омтылырга, патриот һәм Россиянең лаеклы гражданнары булырга ант иттеләр. 
Чарада Бөтенроссия балалар- яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Яшел Үзән җирле бүлеге штабы башлыгы Владимир Братухин, РФ МБ 641нче хәрби вәкиллегенең өлкән инженеры Сергей Балашов, РФ МБ 641нче ВПО инженеры өлкән лейтенант Артур Шәрипов, «СОЮЗ» ОКБ генераль директорының куркынычсызлык режимы буенча урынбасары, ФСБ полковнигы Юрий Уточкин һәм башка бик күп кунаклар катнашты.
Тантаналы ант вакытында Владимир Братухин котлавын җиткерде һәм яшь армиячеләргә «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте таныклыкларын тапшырды. Ул «Юнармия» сафларында егетләр һәм кызларның акыллы, үз иленең тарихын белүче һәм аңлаучы, туган ягыбызны һәм безнең зур Ватаныбызны – Россияне яратучылар булачагына ышаныч белдерде. 

Ильмир Ногманов, Карагуҗа мәктәбенең  VIII сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев