Кичерә белергә кирәк
Кышкы каникуллардан эшкә чыккач, газетабызның электрон почтасында түбәндәге хатны күрдек һәм эчтәлеге белән сезне дә таныштырырга булдык. Бу язма авторының теләге. Әлеге ханым, мәхәббәттә югалтулар кичерүчеләргә төшенкелеккә бирелмәскә, Яңа ел төненең чынлап та могҗизаларга бай булуын җиткерергә тели.