Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халыклар дуслыгы нык булсын

Халыкара туган тел көнендә 15нче мәктәптә традиция буенча «Дуслар җыелган җирдә – күпмилләтле Татарстанда» дип аталган халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. ТАССРның 100 еллыгына багышланган фестиваль татар, рус, инглиз һәм немец телләрендә барды.

Мәктәбебез укучылары өчен бу көн гаҗәеп якты төсләрдән торган фестиваль булып истә калыр. Халыкара Туган тел көнендә уздырылган бу чара 100 яшен тутыручы туган республикабызның төрле милләт халыклары өчен уртак туган йортка әйләнүе хакында иде. Мәктәптә мондый мультилингваль проектлар соңгы ун елда матур традициягә әйләнде. Аларны әзерләү, үткәрү күп көч сораса да, нәтиҗәсе үзен аклый: балалар патриотик рухта, үз туган телләрен, туган илләрен ярату рухында тәрбияләнә, әмма шул ук вакытта алар, олы дөньяга чыгачак шәхесләр буларак, башка телләрне өйрәнергә, чит халыкларның мәдәниятен, традицияләрен хөрмәтләп яшәргә тиешләр. шул вакытта гына җиребездә дуслык һәм туганлыкка ирешеп булачак.


Бу проектны тормышка ашыру өчен без мәктәпнең «Халкымның үткәне һәм хәзергесе» музее җитәкчесе Рима Яннаеваны чакырдык. Музей инде 2010 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Укучылар һәм әти-әниләр ярдәме белән бик күп экспонатлар яңартылды. Бүгенге көндә аларның саны 248гә җитә. Республикабыз тарихын чагылдырган иң кызыклы экспонатлар бүген сәхнәгә менде, әби-бабайларның үткәнен искә төшерде.
Мәктәбебез укучылары – 11 төрле милләт балалары – үзләренең туган телләрендә һәм чит телләрдә осталыкларын күрсәтте. Тамашачыларга төрле халыкларның җырлары һәм биюләре дә тәкъдим ителде. Фестивальнең сценарие Г. Тукай, М. Җәлил, Г. Афзал, Зөлфәт, С. Есенин, В. Шекспир, Г. Гейне кебек күренекле шагыйрьләрнең шигырьләреннән төзелгән иде.


Килгән кунаклар да, укытучылар да, һәм иң әһәмиятлесе – балалар үзләре дә бик канәгать калды тамашадан. Татар, рус, инглиз, немец телендәге чыгышлар алкышларга күмелде.
Мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларны даими алып баручылары – Әскәр Слинков, Алевтина Галкина, Ралинә Сөнгатуллина, Полина Чекмарева дүрт телдә сөйләде. Фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Әлбәттә, татар, инглиз һәм немец теле укытучыларының системалы тырыш эшчәнлеге булмаса, мондый югарылыкка ирешеп булмас иде. Чараны әзерләүдә катнашкан милли эшләр буенча директор урынбасары Рәмзия Әминова, Лилия Мортазина, татар теле һәм чит тел укытучылары Роза Гаффарова, Рима Яннаева, Ольга Антонова, Евгения Гарифҗанова, Татьяна Киселева, Нурия Гомәрова, Илсия Зөбәироваларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Алсу Амурова һәм Резедә Гатауллина, фестивальне оештыручылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев