Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рейтингны бергәләп төзәтәчәкләр

Яшел Үзәндә 2019 ел нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән медицина советы булды. Анда район һәм шәһәр медицина хезмәткәрләреннән тыш, район җитәкчесе Михаил Афанасьев, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм республика дәваханәләре вәкилләре катнашты.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә дәүләтнең елдан-ел игътибары арта, демография мәсьәләсен яхшырту юнәлешендә, профилактикага кагылышлы илкүләм программалар гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, Яшел Үзәндә медицина өлкәсе торышындагы үзгәрешләр, проблемалар, алдагы планнар нинди соң? Медсоветта менә шулар турында сүз барды. 
Район үзәк дәваханәсе баш табибы вазифасын башкаручы Елена Тверскова узган чорга тирән анализ ясады. 
– Районда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 1,3кә артып, ул 72,5 яшькә җитте. Ил хәзер катлаулы демография чоры кичерә – 90нчы елларда туучыларның кимүе сәбәпле, бала табу яшендәге хатын-кызлар азайды. Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылуыннан үлем-китемнәр өстенлекле булып кала. Эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең тышкы сәбәпләр аркасында – үз-үзләренә кул салулардан һәм юл һәлакәтләреннән үлүчеләр саны арта. 
Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, шәһәргә балалар поликлиникасы кирәк. Хәзергесе яраклашкан бинада урнашкан булып, бөтен баланы сыйдырып бетерә алмый. Зөя утрау-каласындагы бик начар хәлдәге сәламәтлек саклау объектын министрлык карамагына күчерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. 
Яшел Үзәндә табиблар җитешмәү – төп проблемаларның берсе булып кала. Ул 64 процентка гына комплектланган. 2020 елда максатчан билгеләнеш буенча яшь белгечләрнең кайтуына өметләнәләр. Әмма аларны биредә калдыру өчен торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. 
Министр урынбасары Яшел Үзәннең гомуми рейтингта, узган чорда, нык артка тәгәрәвенең сәбәпләрен ачыкларга тырышты. 
– Минуслар бар. Сезнең рейтингны төзәтү һәм конструктив сөйләшү булсын өчен бүген, бервакытта булмаганча, команда белән килдек, – диде ул. – Матди чыгымнар түгел, күбрәк оештыру эше таләп иткән дәгъ валар елдан-елга калып килә. Хәзерге эшнең өстенлекле юнәлеше – диспансерлаштыру. Ул сәламәт кешенең төп коралы булып кала. Бу хакта Президент та үз юлламасында аермачык әйтте. Әлеге эшкә формаль карарга ярамый. Кадрлар мәсьәләсен район булышлыгыннан башка хәл итү мөмкин булмаячак. 
Владислав Виниченко, шулай ук, УЗИ аппаратларының тулы күләмдә файдаланылмавын тәнкыйтьләп, 2020 елда биреләчәк аппарат тиешенчә кулланылмаса, кире алыначагын да искәртте. 
Республика белгечләре, аеруча йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларының соңгы елларда күбәюе сәбәпләрен атады һәм бу юнәлештә нәтиҗәләрне яхшырту кирәклеген белдерде. Яшел Үзәндә инсульт авырулы кешеләр бик күп. Дөрес, саннарга карасаң, кимү тенденциясе бар. Әмма бу тынычланырга сәбәп түгел. «Без янгынны гына сүндерәбез» , – диде алар. – Иртә диагностика, ягъни бу авыруны китереп чыгара торган югары холестеринны, кан басымы күтәрелүне контрольгә алу, үз вакытында дәвалау кирәк. 2019 елда 18 мең кешегә диспансеризация ясалса да, нәтиҗәсе сорау артыннан сорау тудыра». 
Район җитәкчесе Михаил Афанасьев йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап: «Районның рейтингта артта торуы бик кызганыч, – диде. – Әмма мин моны вакытлыча күренеш дип уйлыйм. Без беренче унлыкта булырга тиеш. Бергә эшләсәк, минем яктан да сезгә ярдәм булачак. Яшел Үзәннең башка районнардан өстенлекле яклары бик күп. Белгечләр җәлеп итү буенча аерым эшләргә туры килер: кирәк икән кияүгә дә бирербез, өйләндерербез дә. Медучилище бинасын ремонтларга, яңа балалар поликлиникасы, 17 мең кеше яшәгән Осиновога амбулатория кирәк. Боларның барысы да безнең алда торган эшләр».
Ахырдан бер төркем хезмәткәргә, намуслы эшләре өчен министрлыкның, муниципалитетның һәм район үзәге дәваханәсенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X