Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Онлайн мошенниклар корбаннары ишәя

Интернет безнең тормышны бик нык җиңеләйтсә һәм дөнья га тәрәзә ачса да, мошенникларга да искиткеч мөмкинлекләр тудыра. Хәзер алар анда суда йөзгән балык кебек. Нинди генә юллар сайланмый: социаль челтәрләр дә ярдәм итә, бушлай сайтлар да, Интернет кибетләре дә.

Банк карталарына бәйле шәхси мәгълүматларны бирмәскә, телефоннан һәр шалтыраткан кешегә ышанмаска кирәк, дип язып торсак та, ялганчылар тозагына эләгүчеләрнең кимегәне юк әле. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, халык «банк хезмәткәре» дип шалтыратуларга аеруча нык ышана. Һәм, ни хикмәт, тикшереп-нитеп тә тормыйлар, карталарын тегеләргә ачалар да салалар. Ә инде ялган банк хезмәткәренә секундлар эчендә акчаны үз исәбенә «шудыртырга» гына кала. Бик рәхәт, онлайн гына урлашалар. Бер атна эчендә яшел үзәнлеләр банк карталарыннан барлыгы 50 меңгә якын акчасын алдырган. Барысына да «банк»тан шалтыратканнар. Дүрт очракның берсендә генә ялганчы шик астына алынган. Әле аның да гаебен ачыклау өчен шактый гына тырышырга кирәк булачак. Алар бит акчаны эләктерү белән эзләрен тиз суыта.

Ә менә сайтлар – анысы үзе бер дөнья. Монда ниләр генә сатылмый, ниләр генә алынмый. Һәм шулар арасында күпме алданучысы, кәкре каенга терәлеп калучысы була. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә 19 яшьлек яшел үзәнле социаль челтәрдәге игълан аша сигарет сатып алам дип, 6620 сум акчасыннан колак каккан. Сатып алынган медикаментларның акчасын кире кайтарып бирү кебек тәкъдимнәр дә еш кабатлана. Бу юлы 65 яшьлек яшел үзәнле билгесез затка 14 мең сумын «бүләк» иткән. Тагын бер васильеволы, сайт аша спорт тренажеры сатып алу өчен ялганчылардан 11625 сум акчасын алдырган. Болардан күренгәнчә, банк карталары мошенникларның чын дустына әверелеп бара, ә инде алданучылары – адым саен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев