Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Организмыгыз «эштән чыкмасын»

Бәйрәмнәр – яхшы нәрсә үзе. Тик аларның сәламәтлеккә тискәре тәэсире кебек начар ягы бар шул. Яңа ел табынына әзерләгән нигъмәтләрне берничә көн дәвамында ашау-эчүне дәвам итәбез (ташлап булмый бит инде, акчага алынган), бичара организм түзсен генә. Шулай да бик үк өметсезлеккә бирелмик, хәлебезне яхшыртырга мөмкин. Сезгә тернәкләнүнең 8 адымын тәкъдим итәбез. Адымнарны ашыкмый гына бер-бер артлы да, берьюлы башкарырга да ярый. Барысы да сезнең характердан тора.

Спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланырга ярамаганлыгы турында язып та тормыйк. Башладык.


1.Һәр иртәне испан шалфее (чиа) орлыгы (1 стаканга 1 аш кашыгы) һәм лимон согы салынган җылы судан башлагыз. Су кайнатылмаган булса яхшырак, аңарда минераль тозлар күбрәк. Чиа орлыгын җитен (лен) орлыгына алыштырсагыз да ярый. Мондый эчемлек организмны клетчаткага баета, эчәклекне чистарта, омега-3 файдалы май кислотасы күп. Эчтә орлык бүртә һәм барлык зарарлы матдәләрне үзенә тарта.


2.Көнне яшелчәле смузидан (блендер ярдәмендә яшелчәләрдән ясалган куе эчемлек) башларга өйрәнегез. Яшел төстәге яшелчәләрдән булса бигрәк тә файдалы, чөнки нәкъ менә алар организмдагы пычракны чыгарырга сәләтле. Шуның өстенә ирек­ле радикалларга каршы көрәшә һәм күзәнәкләрне картаюдан саклый. Рецепт: 3 уч шпинат (катырылганы да ярый), 1 кечкенә авокадо, сабаклары белән 3 уч петрушка (яки бөдрә кәбестә), кабыксыз 3-4 см имбирь тамыры, кабыгы белән ½ лимон, су кирәк була. Өчтән ике өлеш су салып барысын да блендер ярдәмендә болгатабыз. Смузи ясарга сезгә 5 минут вакыт җитә. Ике стаканын шунда ук эчегез, ә калганын матур бутылкага салып, үзегез белән эшкә алыгыз.

Тулырак газетаның җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно и полезно здоровье