Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Якенең бердәнбер ветераны: «Эшнең начары юк аның!»

Бөек Җиңүнең 74нче язына да килеп җиттек. Әйе, исән кешегә җырдагыча: «Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр», вакыт бик тиз уза.

Еллар үткән саен арабыздан ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Дулкынландыр­гыч бәйрәм көне алдыннан безгә дә Олы Яке җирлегенең бердәнбер ветераны Искәндәр Сафа улы Шакиров белән күрешергә насыйп булды.

92 яшьлек Искәндәр бабай безне шатланып каршы алды. Инде рәхәтләнеп сөйләшергә һәм утырып торырга сәламәтлеге мөмкинлек бирмәсә дә, кунаклар килгән көнне сынатасы, бирешәсе килмәде үзенең. 1944 елда төньяк флотка хәрби хезмәткә алына ул, дүрт елдан соң гына туган ягына кайту насыйп була. Өйләнеп, хатыны Хәдичә белән ике ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе, бер ялсыз, 79 яшенә кадәр, гел хезмәттә була Искәндәр абый. Ферма мөдире, мал табибы, һәм башка бик күп төрле эшләрдә тир түгә. Безнең сөйләшүгә кушылып: «Эшнең начары юк аның!» – дип тә пичәт куярга онытмый. Бераз сулыш алганнан соң: «Эх, кызлар, бәхетле булыгыз!» – дип теләкләрен дә яудыра. Суслонгер михнәтләрен башыннан кичергән, аяусыз сугышта илебез тынычлыгы өчен  көрәшкән ветеран бәхетнең асылын яхшы аңлый инде ул. 
Йөрәк яралары тирән ветеран бабае­бызның: ике улын мәңгелеккә югалта, Хәдичәсе дә 85 яшендә бакыйлыкка күчә. Ярый әле бүгенге көндә Искәндәр ага ялгызы түгел, ә янында кызлары, кияүләре «әти» дип, өзелеп тора. Инде менә 2000 елдан бирле Казаннан кайт­кан кызы Талия тәрбиясендә ул. Урын-җире чистада, тәмле ризыктан өзелми. Картлык – шатлык түгел дисәләр дә, балалары тәрбиясендә булган өлкәннәребезгә бу сүзләр кагылмый әле. Ялгызлыктан аллаһ сакласын, дип телик. Ә инде илебез өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Җиңү көнендә Искәндәр бабайга иң кирәклесе – сәламәтлек, тыныч картлык телибез. Әле шушындый матур Җиңү язларын бик күп еллар каршы алырга насыйп булсын!
 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев