Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта 82 яшьлек кәләш һәм 84 яшьлек кияү туй ясадылар

Яшь пар соңгы биш елда иң өлкән пар булып санала. Норлат шәһәренең ЗАГС бүлегендә, 2020 елда гына түгел, соңгы биш елда булмаганча, иң олы яшьтәге парлар никахын теркәгән. Бу хакта "Дружба" газетасы яза.

Яшь пар сигезенче дистәне ваклаган: кияү Таһир Мөхәррәмовка - 84 яшь, кәләше Миңнесария Гатина аннан ике яшькә кече - 82 яшь.

 

 ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова, кияү белән кәләшне бәхетле вакыйга белән котлап, никахтагы елларның - игътибарсыз калдырырга ярамаган мөһим күрсәткеч булуын билгеләп үтте. Елларга еш кына үз сынаулары һәм хаталары ысулы белән тупланган тормыш тәҗрибәсе өстәлә.

 

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мамадыш районыннан Җиңү елында өйләнешкән пар  никахларының 75 еллыгын билгеләп үтте. Бүген ирле-хатынлы Газизуллиннарга 97 яшь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев