Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машинама логотип ябыштыра аламмы?

– Мин шәхси эшмәкәр. Үземнең җиңел машинама күрсәтә торган хезмәтләрем исемлеге логотибын ябыштыра аламмы? Әгәр дә ярый икән, түбәсенә лайтбокс та беркетү рөхсәт ителәме?

– 2006 елның 13 мартында гамәлгә кергән №38-ФЗ «Реклама турында»гы 20нче Федераль законга яраклы рәвештә, транспортларга беркетелгән, аларның нинди дә булса затларныкы булуына ишарәләүче билгеләр, реклама булып исәпләнми. Шул ук вакытта, транспорт чараларын бары тик яки өстенлекле рәвештә хәрәкәтләнүче реклама буларак куллану тыела. Моннан тыш, транспорт чарасына беркетелгән реклама хәрәкәт иминлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел. Таможнялар союзының «Көпчәкле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында»гы техник регламенты буенча, өстәмә элемент конструкцияләрен (шул ук вакытта түбәсенә дә) урнаштыру – транспорт чарасы конструкциясенә үзгәреш кертү буларак карала һәм шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе белән килешү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев