Бишнә: шушы яктан, шушы туфрактан без
Капка ишеген ачып кердек тә, авыл җирендә дә шулай яшәп була икән дип, сүзсез калдык. Бу бит гади генә ишегалды түгел, ә гүзәл бер бакча. Һәм алтын куллы бакча хуҗасыннан аласы интервью да икенче планга күчте. Иң беренче эш итеп, фотога төшәргә тотындык. Көн дә искиткеч чәчәкләр арасында йөрмисең шул, форсаттан файдаланып калырга кирәк!