Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бишнә: шушы яктан, шушы туфрактан без

Капка ишеген ачып кердек тә, авыл җирендә дә шулай яшәп була икән дип, сүзсез калдык. Бу бит гади генә ишегалды түгел, ә гүзәл бер бакча. Һәм алтын куллы бакча хуҗасыннан аласы интервью да икенче планга күчте. Иң беренче эш итеп, фотога төшәргә тотындык. Көн дә искиткеч чәчәкләр арасында йөрмисең шул, форсаттан файдаланып калырга кирәк!

Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин «Хәзер мин сезне чәчәкләр үстерүче янына алып барам», – дигәч, мондый матурлык белән очрашырбыз дип башыбызга да китермәдек. Хөсәеновлар хуҗалыгына беренче адымыбызны атлауга һушсыз калдык. Булса да булыр икән кешедә фантазия, тырышлык! Монда бер генә чәчәк тә ничек туры килде шулай утыр­тылмаган. Һәммәсенең үз урыны, үз почмагы. Кайсына карап хозурланырга да белмисең, аллы-гөлле төсләрдән күзләр камаша. Шушында ук җиләк-җимеше дә, яшелчәсе дә үсә. Төрле композицияләр бакчага ямь өсти, ял итү зоналары аеруча матур. Ясалма күле, коесы да бар бит хәтта. Шушы гүзәллекне тудыручы Резидә ханым гомере буе чәчәкләр үстерергә ярата икән.
– Фантазия үземдә инде, кайвакытта интернет та ярдәмгә килә. Аннан уң кулым ирем Рифкать. Нәрсә генә сорасам да, сызымын бирәм дә, ул эшләп куя. Балалар да кайтып ярдәм итә. Бакчамда 70тән артык төрдә чәчәк үсә.

Язманың дәвамы газетаның җомга санында (№50).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев