Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Поликлиникада эшлим. Өлкән яшьтәгеләрнең дару эчмичә витаминнар эчүе мине шаккатыра. Дару – зыян, дип, 200 кан басымы белән йөриләр. Бу кызуда алай ярамаганлыгын ничек аңлатырга аларга?

Сабан туена бүләк җыйганда абзар артына качып калучылар турында бик дөрес язылган иде.  Безнең авылда да андыйлар бар.  Сандык төбендәге хан заманыннан калган  саргаеп беткән чүпрәк-чапракны чыгарып тоттыралар да,  уеннарда җиңүчеләрнең бүләкләреннән көлеп утыралар. Бүләк җыярга чыгасы да килми шуңа күрә.

***

 Пляжда  халыкны күзәттем әле. Япь-яшь кызларның тәнен нинди генә татуировкалар бизәмәгән?! Үземне төрмәдән чыкканнар арасындагы кебек хис иттем бер мәлне.  Кызлар, кырык яшегез тулгач, нишләрсез? Шәлперәя башлаган тәндә  мондый рәсемнәр  бигрәк көлке күренәчәк бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев