Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туганымның үлеме турында берничә ел узгач белдем, мин мираска исәп тота аламмы?

– Сез нотариус катнашында мирасны алуга башка варисларның язма ризалыгын ала аласыз. Ул вакытта мираска булган хокук турында бирелгән таныклык үз көчен югалта.

Әгәр дә шундый юл белән максатка ирешеп булмаса, ул вакытта мирасны кабул итү өчен билгеләнгән алты ай срокны уздырып җибәргән варис гаризасы буенча суд бу срокны торгызырга һәм варисны мирасны кабул иткән дип танырга мөмкин, әгәр дә мирасны таләп итүче варислыкның ачылуы турында белмәгән һәм башка сәбәпләр белән бу срокны уздырып җибәргән булса. Әмма моның өчен судка бу срокның узу сәбәпләре ачыкланганнан соң гына, алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев