Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Яшел Үзән базарында сөтебезне сата алмыйбыз. Эремчек, каймак сатарга рөхсәт итәләр, ә сөтне – юк. Базарга да алып килмәгәч, кая барыйк инде? Литрын 10 сумнан тапшырасы килми бит бер дә.

«Мин 70 тулганчы рәхәтләнеп эшләдем!» – дип  сөйли берәү телевизордан. Таракан кү.. нә шырпы  кадап утыргансыңдыр инде  гомер буена! Ә менә станок артында эшләүчеләргә, фермада сыер савучыларга, трактор  рулендәгеләргә,  плитә артында торучыларга,  багана башына менүчеләргә  нишләргә? «Мин  гомер буе эшлим!»  диючеләр  арасында шул артистлар, укытучылар, врачлар гына.

***

 Яшел Үзәндә һәм Васильево бистәсендә, халыкның бурычы күп булу сәбәпле, кайнар суны өзмәкче булалар дип ишеттем. Ни өчен соң әле ай саен коммуналь хезмәтләргә акчасын түләп барган кеше зыян күрергә тиеш? Мондый бардак безнең илдә генә булырга мөмкин.

***

 Соңгы вакытта Наратлы авылында барган үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Май аенда яңа һәйкәл төзегәннәр иде. Инде хәзер шушы ук иганәчеләр ярдәме белән мәчет тәрәзәләре пластикка алыштырылды. Тәрәзәләребез бик иске, кышын җил өрә иде. Әле дә ярый авылларга ярдәм кулы сузучы изге күңелле кешеләр бар!

***

 Әллә нигә бер җәмәгать транспортына утырырга туры килә, шулчак әле ярый эшем якын, гел җәяү йөрим, дип сөенеп куям. Кайвакытта автобустагы «хуш» искә чыдый торган түгел. Ник азрак юынып, киемнәрен алыштырып йөрмиләр икән?! Хәзер бит инде кер юуу машинасы да уңайлы. Үзләре турында уйламасалар, азрак кешедән оялырга кирәк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев