Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәккә якты хыяллар белән!

Яшел Үзәндә Яңа ел алдыннан тагын бер фотозона барлыкка килде.

«Күп балалы» дип исемләнгән чыршыга бик үзенчәлекле мөрәҗәгать язылган: «Күп бала табасың киләме, аның белән фотога төш».

Шәһәр стеласы янындагы чыршы яңарды, ул хәзер тагын да купшырак, ә тирәсенә кечкенә җиде чыршы утыртылды. Бәйрәм алдыннан аларның барысы да бизәлде. Бу идеяне район башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте.

Шушы көннәрдә никахларын рәсмиләштергән Зөфәр һәм Зәлия Әхмәдиевлар беренчеләрдән булып, биредә фотога төште һәм аларны никахлашу көннәре белән Михаил Афанасьев котлады. Җитәкче яшь гаиләгә «ТАССРның 100 еллыгы» медален һәм акчалата бүләк тапшырды, шулай ук, аларга ныклы гаилә, озын һәм бәхетле тормыш, сәламәт балалар, иминлек теләде. Ул «Күп балалы» чыршы белән фотога төшкәч, Яшел Үзән алардан кимендә өч бала көтәчәк, дип тә өстәде. «Булыр!» – дип җавап бирде аңа гаилә башлыгы Зөфәр Әхмәдиев, сер бирмичә.

Күп бала үстерәсегез киләме? Яшел Үзәнгә рәхим итегез! Мондый ырым-шырымнарга ышанмыйм димәгез, кем белә?! Яңа елда уй-хыялларыбыз тормышка аша бит ул!

 

Дүрт аягында нык басып торучы Үгез һәрбер йортка тотрыклылык, сәламәтлек, муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа ел шатлыклы хәбәрләргә, сөенечләргә бай булсын, Күсе елында тормышка ашмаган хыялларыгыз, һичшиксез, чынбарлыкка әверелсен. Авырлыклар, сырхауларны иске ел үзе белән алып китсен. 2021гә ышанычлы адымнар белән керик, өметләребез аклансын!
Якынлашып килүче
Яңа ел белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев