Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуҗасыз этләрне ату – иң авыр җинаять? Ә кешеләр...

Шушы атна башында Яшел Үзән районы башлыгы белән ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин очрашты.

– Бик күп районнарда булганнан соң, Яшел Үзәнне, парк һәм скверларны документлаштырып кадас­трга кертүче районнар арасында алдынгы дип әйтә алам, – дип сүзен башлады Әгъзам Самат улы. – Тик сезнең каберлекләр һәм зират участокларын рәсмиләштерү ник­тер аксый. Бу булдыра алмаслык мәсьәләме?
Ачыкланганча, һәр җирлектә диярлек проблема бар һәм аларны системалы рәвештә чишәргә кирәк. Эш – безнең дотацияле район булуыбызда һәм документлар әзерләү, кадастр учетына басу кебек чыгымнарга бюджетта акча каралмаган. Шуңа күрә, әлеге мәсьәлә республика дәрәҗәсендә чишелеш тапсын өчен, муниципаль берәмлекләр советына хат язарга карар кылынды.
Утырышта күтәрелгән карьер һәм пирс проблемалары белән бер рәттән, районыбызда яшәүчеләр күптән чаң каккан хуҗасыз этләр темасы да читтә калмады. 15 еллар элек көнбатыштан килгән   «Хайваннарны яклау агымы» Россия территориясендә бик тиз үсеш алды һәм хуҗасыз этләрне атып үтерүнең гумансызлык булуы турында бик киң пропаганда эше башланды. Бүгенге көндә, шундый ярымкыргый хайваннарны тоту һәм ату, иң авыр җинаять буларак кабул ителә. Муниципалитет элек аларга каршы көрәш алып барган булса, хәзер бу эш туктатылды, чөнки җаваплылык зур, хәтта 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.


Тулырак язманы газетаның җомга санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бездомные собаки опасны для детей