Бүләкләр уйнатылды, йә, җиңүчеләр кем?
Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе. Без инде гади генә район газетасы редакциясе буларак, сезне әллә нинди зур, кыйммәтле призлар белән кызыктыра алмыйбыз. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә диләрме әле, эш аның кыйммәтендә түгел. Шөкер, мул тормышта яшибез, барысы да бар һәм берәүне дә берни белән дә кызыктырып булмый бүгенге көндә. Ә көтмәгәндә бүләк отып кую үзе бер күңелле һәм рәхәт бит ул.