Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең кышкы юллары

Шәһәр территориясен тиешле дәрәҗәдә кардан чистарту буенча хакимияткә халыктан моң-зарлар кабул итү кимегән, 2016 елда – 60 булса, 2017 елда 10 мөрәҗәгать алынган. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерде. Монда карның азрак явуын исәпкә алыргамы, әллә инде, киресенчә, техниканың вакытында чыгып, нәтиҗәле эшләвенме?

Яңа 2018 елда шәһәр урамнарыннан барлыгы 17 250 куб. м кар чыгарылган. Чагыштыру өчен: 2017 елда – 151 мең куб. м (шуның 45,5 мең куб. м – декабрьдә), 2016 елда кар – 137 мең куб. м тәшкил иткән.

Яшел Үзән шәһәре юллары барлыгы 1 млн. кв метрга якын мәйданны тәшкил итә. Монда тротуарлар, мәйданчыклар, ишегалды һәм 1,2,3нче категориядәге юллар керә. 1нче категориягә керүче юллар буенча машиналар һәм җәмәгать транспорты тыгыз йөри. Шуңа да вакытында кардан чистарту, бозлавык­тан саклау төп бурыч. «Коммуналь хуҗалык» шәһәрне кардан чистартучы төп предприятие булып тора. Биредә кышын юлларны кардан чистарту өчен махсуслашкан 28 берәмлек техника эшли. Аномаль табигый шартлар күзәтелгән очракта, район Башкарма комитеты, «Буран» операциясен игълан иткәннән соң, техника шәһәрнең зур предприятие­ләреннән җәлеп ителә.

Тулырак газетаның җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район уборка снега

2
X