Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев яшел үзәнлеләрне Яңа ел белән котлый!

Хөрмәтле Яшел Үзән районы халкы!

Бу искиткеч бәйрәмне без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Аның белән якты һәм яхшы хисләр бәйлибез, теләкләрнең үтәлешен көтәбез, нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә планнар корабыз.

Киләсе ел уңай үзгәрешләргә бай булыр дип өметләнәбез. Шәһәр һәм районыбызның чәчәк атуы үз кулыбызда, һәм без яңа хезмәт җиңүләре, икътисад, социаль өлкә үсеше, проектларыбызның тормышка ашуы белән горурланабыз. 2021 елга планнарда районыбызның алга таба үсеше, тотрыклылыкны һәм татулыкны саклап калу өчен нигез булачак мөһим һәм җаваплы эшләр шактый. Яңа көчләр, яңа идеяләр һәм намуслы иҗади хезмәт белән без бергә зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Алда торган бурычларны хәл итү өчен тәҗрибә, көч, сабырлык һәм үҗәтлек җитәрлек.

Кадерле якташлар! Киләсе ел барлык изге ниятләрне һәм хыялларны тормышка ашырсын, иҗади һәм тотрыклы булсын, яңа казанышлар белән сөендерсен! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм зур бәхет телим! Яңа ел белән!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев