Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хат ташучыбызны рәнҗетергә юл куймабыз

Сәлам, «Яшел Үзән» хезмәткәрләре! Газетаны авылыбызда күп кеше яздыра һәм яратып укый. Күптән түгел генә «Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасын укыгач, кулга каләм алдык. Сүз авылыбызның почта хезмәткәре Әлфия турындадыр дип аңладык.

Нишләп кеше башкаларның  эшеннән көнләшеп, ялган сөйли ала икән ул, ә?!  Бер Әлфия генә сөт акчасын кибеттә бирми, аңа кадәр озак еллар  Кәшифә апа, аннары Рәшит  эшләде. Акчаны өйләренә барып ала идек.  Бер кешенең дә ризасызлык белдергәне булмады. Әлфия инде ул сөт акчасын пенсионер  кибеттә очраса гына бирә, кул куйдырып бирә, ә очрамаса, өенә бара.  Гәҗитне дә  шулай ук, урамнан берәр кеше очраса, биреп җибәрә. Без әле үзебез, ил-көн яңалыкларын тизрәк уку өчен, төштән соң кибеткә барабыз да гәҗитне сорап алабыз.
Почта хезмәткәренең эше җиңел түгел. Узган елның җәеннән  эш көнен кыскарттылар. Ә бит аларның эшләре кимемәде. Районнан почта машинасы төштән соң гына килә. Кыш көне  караңгы тиз төшә. Әби-бабайлар капкаларын караңгы төшүгә бикләп куя. Почтальон бит альпинист түгел капка башыннан йөрергә. Пенсия-субсидияләрне, басма матбугатны иртәгәсен таратырга кала. Ә ул көн өчен түләнми.
Кулыннан эш килә безнең Әлфиянең. «Три в одном!»  гына түгел, безнең  өчен  «пять в одном» ул!  Авылыбызда берничә йортта гына  пенсия яшендә булмаган кеше яши. Ә безнең ише карт-корылар һәр айның бер көнендә Әлфияне көтеп ала. Йортыбызга килеп керүгә исәнлек-саулык сорашыр, чыгып киткәндә сәламәтлек теләр бу бала. Мондый кешене рәнҗетергә юл куймабыз.
Эшләгән, тапкан кешенең генә  эше күренә, ә эшләмәгәннеке күренми. Кеше эшләгән эш өч көн кызык, өч көннән соң – сызык.  Туйдыра.
Әлфия сеңлебез, без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез.  Намуслы хезмәтеңә  рәхмәт. Син үзең генә түгел, без синең белән!

Олы ихтирам белән, синең пенсионер «әби-бабайларың».

Редакциядән. Хөрмәтле газета укучылар,  «Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасында язылган  сүзләрне хат авторлары  үз авылларыннан шалтыратканнар дип уйлаган күрәсең, бик озын хат язып салганнар.  Хат ташучы Әлфиянең намуслы эшләвенә иманыбыз камил. Үзегезнең  хат ташучыгыз­ны  хөрмәт итүегезгә дә бик шатбыз. Әмма шалтырату бөтенләй Әлфия турында түгел иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн газета и журналы почтальон