Хат ташучыбызны рәнҗетергә юл куймабыз
Сәлам, «Яшел Үзән» хезмәткәрләре!
Газетаны авылыбызда күп кеше яздыра һәм яратып укый. Күптән түгел генә «Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасын укыгач, кулга каләм алдык. Сүз авылыбызның почта хезмәткәре Әлфия турындадыр дип аңладык.