Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

  Шәһәребезнең диагностика үзәгендә кан бирү үзе бер тамаша икән.

Иртәнге алтыда ук бина төбенә барып бастым шулай, халык бик тиз җыелды. Шунда кайберәүләрнең талон белән килүе билгеле булды. Ә миңа, мәсәлән, бу хакта ник бер сүз әйтүче булсын. Талон алган кеше анда язылган вакыт буенча килә бит инде. Шунда китте тавыш, гауга. Берәүнең дә ике сәгатьтән артык чиратта торгач, талон белән килүчеләрне кертәсе килми. Шунда шәфкать туташы чыгып: «Һәркем чират буенча керә!» – диде. Ә алай булгач, кеше башын катырып, талоннарны ник өләшәләр!? Монысы инде медицина учреждениесенә хисап алып бару өчен кирәк ди. Кайчан бу өлкәдә тәртип урнашыр икән?

***

  Урамда, капка төбендә чәчәк үстерегез, бәйге үткәрәбез, кыйммәтле бүләк отарсың, дип кыстый инде яраткан «Яшел Үзән»ебез. Авыл җирендә урамда чәчәк кенә үстереп ятып булмый шул. Шул ук урамнан көтү йөри. Чөнки хайваннарны болынга вертолет белән алып чыгу җаен әлегә уйлап тапмаганнар. Болай да терлекләр саны кими инде, соң шул маллар да йөрмәгәч! Минемчә, иң мөһиме чисталык булсын. Капка төбе себерелсен, кычыткан үсмәсен, төзелеш материаллары аунап ятмасын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X