Халыкара коммерция транспорты COMTRANS 2026 күргәзмәсе 22 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәне ачу тантанасында һәм экспозицияне VIP-кунаклар өчен карауда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук федераль һәм республика дәрәҗәсендәге профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренең катнашуы көтелә.
2026 елда күргәзмә беренче тапкыр «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Экспозициядә йөк һәм җиңел коммерция автомобильләре, автобуслар, махсус техника, прицеплар, автомобиль компонентлары һәм автопарклар белән идарә итү өчен цифрлы чишелешләр тәкъдим ителәчәк.
Comtrans Arena эшлекле программасы тармакны үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланачак. Хакимият органнары, автомобиль җитештерүчеләр, йөк хуҗалары һәм транспорт операторлары вәкилләре сатуның яңа каналлары һәм лизинг стратегияләре, пассажирлар ташу, Россиядә коммерция транспорты үсешенең перспективалары һәм альтернатив ягулыкка күчү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
COMTRANS 2026 Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2026 елда Россиядә һәм чит илләрдә узачак күргәзмә һәм конгресс чараларында катнашу буенча җыелма планына кертелгән.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы патронажы астында, шулай ук Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге һәм Ассоциаци... ярдәме белән үткәрелә.
Татар-информ
Нет комментариев