Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кан басымын ничек төшерергә?

Кан басымы күрсәткечләре нормадан югарырак икән (120/80нән югары булса, димәк, игътибар итәргә кирәк), мәҗбүри рәвештә сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим. Рационыгызга без тәкъдим иткән 5 төрле ризык кертү дә файдалы булыр.

Бәрәңге

Бөтенебез дә яраткан гап-гади кабыклы бәрәңге. Ул кан басымын нормальләштерергә ярдәм итүче калий белән магнийга бай. Моннан тыш, уртача зурлыктагы бәрәңгедә калория бары тик 150–160 кына. Чистартылмаган бәрәңгене суда йә томалап пешерегез. Йогырт салып ашасагыз, икеләтә файдалы булачак.

Сөтме, йогыртмы?

Көн саен 1 порция сөт продукты кулланган кеше онытканда бер йогырт ашаган кешегә караганда кан басымыннан 11 процентка азрак интегә. Көнне сөттә пешкән ботка, майсыз кефир һәм смузидан башлагыз.

Какао

Австралия галимнәре тикшеренүләре күрсәткәнчә, натураль какао порошогы булган ризыклар кан басымын түбәнәйтә. Чөнки составындагы флавоноидлар тамырларның торышын яхшырта.

Гарвардта кара шоколадның үзенчәлеген өйрәнгәннәр. Аның гипертониядән файдасы барлыгы ачыкланган. Какаоның калориясе күп. Шуңа күрә көнгә 1 аш кашыгыннан артык кулланырга ярамый.

Фасоль

Кузаклы үсемлек клетчатка, магний һәм калийга бай. Һәр көнне фасоль, борчак яисә чечевица ашарга гадәтләнәсез икән, авыруга каршы менә дигән профилактика.

Банан

Калий чыганагы. Банан тозның да зыянлы йогынтыларын бетерә ала. Өлкәннәргә көн саен 4,7 грамм калий кирәк. Ә бер бананда киңәш ителгән норманың 12 проценты бар. Аны иртән боткагызга салыгыз, я булмаса түгәрәкләп кискәләп, киптерегез. Тәмле десерт булачак.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ключ к здоровью давление