Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ил оборонасын да ныгыталар, ял итүчеләрне дә онытмыйлар

27 апрельдә Яшел Үзән сәнәгать өлкәсендә истәлекле вакыйга булды. Республиканың гына түгел Россия Федерациясенең зур оборона предприятиеләренең берсе – Горький исемендәге заводта «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе ачылды һәм ике пассажир судносы төзелә башлады. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы премьер министры Алексей Песошин катнашты.

«Ак Барс» корпорациясе Татарс­тан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Ак Барс» Холдинг компаниясе» Акцио­нерлык җәмгыяте  инициативасы буенча төзелгән. Төп миссиясе – продукция җитештерүнең сыйфатын арттыру юлы белән кулланучыларны канәгатьләндерү, предприятиенең табышын арттыру, регионнарны социаль яклау, шулай ук проектлау, суднолар төзү, компонентлар җитештерү, суднолар ремонтлау һәм сервис хезмәте күрсәтү.
Яңа төзелгән корпорацияне Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов җитәкләячәк.
– Ренат Мистахов заводны 8 елдан артык уңышлы җитәкләде, – диде тантанада Алексей Песошин. – Бу елларда монда бик күп эш эшләнде, предприятиенең төп капиталы үсте, социаль проектлар гамәлгә ашырылды. Аңа «Ел җитәкчесе», «Ел хәйриячесе» исемнәре һәм «Сыйфат өчен» республика премияләре бирелде. Яңа эшендә дә аңа уңышлар телибез.
– Завод коллективына минем рәхмәтем зур, без бергә мөмкин булганны да, булмаганны да эшләдек,
– диде Ренат Мистахов. – «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, республика хөкүмәте ярдәмендә  производство күләмен 5,6 тапкыр арттырып, серияле заказлар үти башладык, прогрессив технологияләр үзләштердек. Корпорациягә берләшеп без тагын яңа үрләр яуларбыз дип ышанам.

Илсөя Завилейская фотосы.
Тулы язма газетаның сишәмбе санында (№32).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького пассажирское судно корабли

2
X