Ил оборонасын да ныгыталар, ял итүчеләрне дә онытмыйлар
27 апрельдә Яшел Үзән сәнәгать өлкәсендә истәлекле вакыйга булды. Республиканың гына түгел Россия Федерациясенең зур оборона предприятиеләренең берсе – Горький исемендәге заводта «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе ачылды һәм ике пассажир судносы төзелә башлады. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы премьер министры Алексей Песошин катнашты.