Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горурланмаслык түгел!

Ул-кызларыбызның медаль күтәреп кайтуы әти-әни өчен зур горурлык булса, баланың үзенә әйтеп-бетермәслек шатлык-куаныч ул.

Ә медальне көн дә көзге каршына басып киеп караулары, зал түренә элеп, үзен җиңүче итеп тоюы, балага киләчәккә көч, үз-үзенә ышаныч, өмет тә бирә. Улым – Аязым да диплом һәм медаль алу хыялы белән янып-көеп, бакчада узган төрле конкурсларда катнаша.

Төбәгара «Тел ачкычлары» бәйгесе уздырыласын белгәч, татар теле тәрбиячесе Рәзинә Хәйретдинова белән әзерлек эшләре башланды. 1нче турда әкият сөйләп, җыр җырлап 2нче турга үттек. 
Ниһаять, без көткән көн килеп тә җитте. Беренче биремдә балалар нәсел шәҗәрәсен сөйләп күрсәтергә тиеш иде һәм бу иң авыр эшләрнең берсе булгандыр, чөнки 6 яшьлек сабыйларга гаиләң турында сөйләве җиңелләрдән түгел. Иң шатландырганы шул: бер генә катнашучы да сынатмады. Рәзинә апабыз ярдәме белән улыбыз татар телендә «шатырдатып» җиде буын нәсел шәҗәрәсен сөйләп, һәм дуслары белән «Әссәламүгаләйкүм» җырын башкарып, жюри әгъзаларын да битараф калдырмады. Районыбызның иң талантлы балалары арасында 3нче урынга чыгу зур дәрәҗә. Балаларның кечкенәдән үк үз алдына максат куеп, шуңа омтылулары, тырышулары зур бәхет. Киләчәктә дә зур җиңүләр яуларга, сабыйларыбыз белән туган телебездә сөйләшергә, аларга гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне җиткерүдә армый-талмый эшләргә язсын. Әлбәттә инде бу юнәлештә гаиләбез генә түгел, ә 55нче балалар бакчасының  талантлы тәрбиячеләре Гөлия Сираҗиева, Альбина Миңнеәхмәтова, Зәринә Суслина, Рәзинә Хәйретдинова һәм дә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган җитәкчебез Зөһрә Бурдина зур көч куя. Без, чын мәгънәсендә, татар милләте дип янып эшләүче педагогларда тәрбияләнүебез белән дә бик бәхетле. Мондый җиңүләребез ки­ләчәктә дә булыр әле, Аллаһ боерса.

Ләйлә Гайнуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев