Татарстан җыелма командасы составында шулай ук «Ак Барс» ның элеккеге һөҗүмчесе Дмитрий Обухов та уйнаячак.
Әлеге мәгълүматны «ТИ-Спорт» корреспондентына хоккейчы үзе раслады. Обухов сүзләренчә, турнирга татарстанлылар 12 декабрьдә оча.
Шунысы кызык, Татарстан хоккей Федерациясендә ТРның яңа җыелма командасына катнашы булмавы хакында белдерделәр.
Татарстаннан тыш турнирда Белоруссия җыелма командасы һәм гарәп илләреннән ике команда да уйнаячак. Матчлар 12-17 декабрьдә узачак.
Нет комментариев