28 сентябрьдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл ветераны Әлфирә Гыйззәтулла кызы Нигъмәтҗанова белән очрашканда, иң беренче күзгә ташланганы – күкрәген бизәгән медальләр булды. Ә иң сокландырганы – аның хәтере. Ул үзенең гомер юлын еллар белән генә түгел, күп кенә вакыйгаларны көненә кадәр белеп сөйли.
Журналистлар киләсен белгәч, Әлфирә апа алдан ук әзерләнеп куйган. Күкрәк тулы медальләрен таккан, истәлекләрен барлаган. Без аның белән балачакка да, яшьлек елларына да бергәләп кайтып килдек. Һәр истәлек артында – сугыш елларының авырлыгы, ачлык-ялангачлык, хезмәт, югалтулар һәм шул ук вакытта сабырлык ярылып ята.
«Хәтерем юк», – дип зарланырга яраткан без, яшьләр, онытмас өчен язабыз, телефонга теркәп куябыз. Ә утны-суны кичкән, балачагы һәм яшьлеге сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре дистәләрчә ел элек булган вакыйгаларны бүген генә булгандай рәхәтләнеп сөйли. Аларның хәтере – үзе бер тарих.
Шөкер итеп яши
– Хәлләрем әлһәмдүлилләһи, шөкер, – дип башлады сүзен Әлфирә апа. – 95 тулса да, йөрәк яшь шул.
Әлфирә Нигъмәтҗанова Апас районының Ябалак авылында алты балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә җиде класс белем ала: биш сыйныфны туган авылында укыса, ике ел Шәмбалыкчы авылына йөреп белем ала. Укуны тәмамлагач, аның чордашлары өчен тормышның башка дәресләре башлана. «Форсить итеп утырырга чама булмады», – ди ул. Колхозда эшлиләр. Сука сукалыйлар, ат җигәләр, иген ташыйлар. Бүген күз алдына китерүе дә авыр булган эшләрне ул чор балалары яшүсмер килеш башкара.
– Ул еллар бигрәк тә хәтергә уелып калган. Балчык, үлән ашадык. Язын өшеп калган бәрәңге җыя идек. Бригадир әле шул бәрәңгене алган өчен дә орышып, ат белән таптата иде. «Җыйгансыз икән, пешереп ашагыз инде», – дип тә әйтмәделәр бит, – дип искә ала Әлфирә апа.
Сугыш җиле һәр гаиләдә
Нигъмәтҗановлар гаиләсен дә сугыш җиле читләтеп узмый. Олы абыйсы Салихҗан, 1918 елгы, сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Туганнары аны башка күрми, хәбәрсез югала.

Әтисе Гыйззәтулла 1936 елда вафат була. Әлфирә апа, ул вакытта кечкенә булса да, әтисен соңгы юлга озатуларын хәтерли. Әнисе сыер савучы булып эшли. Икенче абыйсы сугыштан яраланып кайта, тракторчы булып хезмәт куя. Апаларының берсе Казахстанга кияүгә чыга, икенчесе Свердловск ягына китә. Үзе исә 1955 елда Түбән Биябашы авылы егете Мансур белән гаилә кора. Ул күчмә киномеханик булып эшләп, авыл саен йөри торган була. Менә шулай, кино яшьләрне кавыштыра да инде.
– Свердловск өлкәсендә яшәүче апасының баласы тугач, Әлфирә әнисе белән бәби күрергә дип, юлга чыга. Чит җирдә бераз торгач, аның күңелендә Казахстанга китү теләге туа. Шулай итеп, туганнарының язмышы аша Әлфирә апаның да тормышында яңа юл ачыла. Апасы белән җизниләре янына барып урнаша. Ә бер айдан ире Мансур да килеп җитә.
Вакытлыча туганнарында яшәгән яшьләр эшкә керә, тораклы булалар. Гаиләне бәхеткә күмеп, кызлары туа, әмма озын гомерле булмый, ике ай гына яшәп кала, авырып үлә. Икенче уллары Ринат һәм өченче кызлары Миләүшә алга таба яшәргә көч бирә. Ун ел Казахстанда гомер иткәннән соң, Нигъмәтҗановлар туган якка кайтырга карар кыла, чөнки Мансур абыйның әтиәнисе олыгая.
Хезмәт юлы – гомер юлы

Авылдашлары Яшел Үзәннең шпал заводында хезмәт куя. Шунда урнашырга ниятләп, алар калага юл тота. 1968 елда шпал заводына урнашалар. Әлфирә апа башта төрле эшләр башкара. Казахстанда яшәгән һәм эшләгән елларында штукатур-маляр һөнәрен үзләштергән була. Яшел Үзәнгә килгәч тә, шул юнәлештә – төзелештә, ремонтта күп хезмәт куя, биналарны матурлый. Кирәк чакта вагоннар да бушатырга туры килә. Эшнең авырына да, җиңеленә дә карамый.
Казахстанда штукатур-маляр булып эшләгәндә, биек диварларны агартырга, буярга туры килә аңа. Әмма ул елларда хезмәтне саклау чараларына бүгенге кебек зур игътибар булмый. Измә чәчрәп, күзләренә зыян китерә. Шулай итеп, еллар узган саен күзләре начарая бара.
Шуңа карамастан, ул бервакытта да, беркемгә дә зарланмый. Авырлыкларга бирешмичә, хезмәтен дәвам итә. Хәтта олыгаеп, күрү сәләте бик нык кимегәч тә, үзен йөртә, көндәлек эшләрен мөмкин кадәр үзе башкарырга тырыша. Бүген ул дөньяны бик аз гына, әйберләрне шәүлә итеп кенә күрә.
Шпал заводында озак еллар намус белән хезмәт итеп, 1986 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш, ни кызганыч, югалтулардан да тора. Улы явыз бәндәләр кулына эләгеп харап була. Ире Мансур да авырып, яшьли бакыйлыкка күчә.
Медальләрдән дә кыйммәтрәк бүләк
Әлфирә апа бүгенге тормышына бик риза. Кызы Миләүшә янына күченгәненә дә нибары бер ел гына икән. Акрын гына булса да йөри, үз фатирына барырга ярата. «Анда барсам, күкрәкләрем киңәеп китә. Үземнеке бит, күршеләрем дә бик якын», – ди ул. Бу сүзләрне әйткәндә, аның тавышында горурлык хисләре сизелә. Чөнки ул фатир – кемнеңдер бүләге түгел. Аны Әлфирә апа үзенең кул көче, тырышлыгы, гомер буе түккән тире белән яулаган.
– Фатирга бер гади генә ремонт ясарга ярдәм итсәләр, шунда тынычлап үләр идем. Мин бит аны үз көчем белән эшләп алдым, – ди ул.
Әлфирә апаның күкрәгендәге медальләрне санап бетерерлек түгел. Алар арасында хезмәте, тылдагы фидакарьлеге өчен бирелгәннәре дә, Җиңүнең юбилей медальләре дә, ветеран статусы да бар. Ә иң зур бүләк – балалары, оныклары. Шунысы да мактауга лаек, күпме югалтулар кичерсә дә, бүген якты дөньяны тулаем күрә алмаса да, ник бер зарланып карасын. Әйе, күңелендә тормышка карата рәнҗеш түгел, шөкер хисе саклаган. Юбилей көннәре якынлашканда без аңа иң беренче чиратта сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кызы һәм оныклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәвен телибез. Кем белә, бәлки 100 яшьлек юбилейда да очрашырбыз әле. Аллаһ насыйп итсен.
Нет комментариев