Көз җиттеме, юлларда йөрү кыенлаша. Иртә караңгы төшү нәтиҗәсендә үзеңнең дә сизмәстән юл һәлакәте катнашучысы булуың бар. Шуңа күрә бу чорда җәяүлеләргә дә, йөртүчеләргә дә бик игътибарлы булырга кирәк. Бу хакта без Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин белән сөйләшәбез.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
– Рамил Ильфатович, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре буенча хәлләр ничек тора?
– 2026 елның сигез аенда Татарстан юлларында 212 кешенең гомере юл-транспорт һәлакәтләрендә өзелгән. Республикада җәяүлеләр катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 36 кеше һәлак булса, 452се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Былтыргы белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны арткан. Гомуми алганда, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, аларның авырлыгы арта. Әйтик, һәлак булучыларның 76 %ы юлны билгеләнмәгән урында чыккан.
– Безнең район буенча хәлләр ничек тора?
– Киеренкелек бар дип әйтергә кирәк. 2026 елның 1 гыйнварыннан алып 28 сентябрьгә кадәрге чорда җәяүлеләр катнашында 25 юл-транспорт вакыйгасы булды. Нәтиҗәдә, 3 кешенең гомере өзелсә, 5есе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Шулай ук ике яшүсмер дә җәрәхәтләнде. Чагыштырсак, 2025 елның октябренә карата мәгълүматлар буенча, безнең районда 5 юл-транспорт һәлакәте балигъ булмаган балалар катнашында булып, аларда биш бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган иде.
– Яктылык кайтартучы элементларсыз йөргән җәяүлеләргә нинди куркыныч яный?
– 2025 елның сентябренә карата, Татарстанда караңгы вакытта 144 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 15 кеше һәлак булган, ә 128е җәрәхәтләнгән. Ачыкланганча, бу фаҗигаләрнең 138ендә яктылык кайтартучы элементлар булмаган. Бу – бик куркыныч сан. 2026 елның сигез аенда караңгы вакытта һәлак булган җәяүлеләр саны 23кә җитә, ә узган елда бу сан 14 иде. Димәк, тенденция начарлану ягына таба бара.
– Әлеге элементларны йөртүнең нәтиҗәлелеге турында нинди мисаллар китерер идегез?
– Мин бу турыда күп тапкыр әйттем һәм тагын кабатларга әзер. Яктылык кайтартучы элементлар караңгы вакытта җәяүлегә бәрелү ихтималын берничә тапкыр киметә. Мисал өчен, якын яктыртучы фаралар белән барганда, караңгыда җәяүлене күрергә мөмкин булган ара 50 метр гына тәшкил итә. Әгәр киемдә шундый элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта, ә ерак фаралар белән – 350 метрга кадәр.
Бу – йөртүчегә җәяүлене вакытында күреп, тизлекне киметергә һәм һәлакәтне булдырмаска мөмкинлек бирә дигән сүз. Яшел Үзәндә күптән түгел булган вакыйга нәкъ шул хакта сөйли (сводканы кара). Әгәр гомере өзелгән җәяүледә яктырткыч элементлар булса, авария чыкмаган да булыр иде.
– Хөкүмәт комиссиясенең карары нигезендә халык белән аңлату эшләре алып барыламы?
– Республика Хөкүмәт комиссиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча карары нигезендә без җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм көн яктылыгы кыскарган чорда яктылык кайтартучы элементларны куллануның мөһимлеген аңлату буенча мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, югары уку йортларында һәм предприятиеләрдә актив эш алып барабыз.
Районда 75 ЮИД отряды эшли, аларда 1325 бала катнаша. Алар акцияләргә чыга, буклетлар һәм яктылык кайтартучы элементлар тарата. Мин шәхсән үзем мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында булам һәм «Сезнең ярдәмсез без бу бурычны үти алмыйбыз» – дип әйтәм. Чөнки баланың куркынычсызлыгы – ул беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә торган гадәт.
– Сезнеңчә, әлеге мәсьәләдә тагын нинди чаралар күрергә кирәк?
– Иң мөһиме – яктылык кайтартучы элементларны куллану культурасын формалаштыру. Бу балалар өчен генә түгел, өлкәннәргә дә мөһим. Шуңа күрә андый элементларны көндәлек гадәткә әйләндерегез. Бу – сезнең һәм балаларыгызның тормышы өчен мөһим адым.
– Җәяүлеләр катнашындагы вакыйгаларны профилактикалау максатыннан, 28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәрге чорда кисәтү чаралары үткәрелә. Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең юлны билгеләнмәгән урыннардан яки светофорның тыйган сигналында кичүе, шулай ук караңгыда яктылык кайтаргыч элементларны кулланмавы белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча максатчан эш алып барылачак. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын тоту кагыйдәләрен үтәүгә контроль көчәйтеләчәк.
Нет комментариев