Казан Яңа ел сәфәрләре өчен популяр юнәлешләр исемлегенә керде
Яшәеш

Казан Яңа ел сәфәрләре өчен популяр юнәлешләр исемлегенә керде

Татарстан башкаласы 2026/27 елларда Яңа ел каникулларына сәфәрләрне иртә броньлау өчен иң популяр юнәлешләр арасында дүртенче урынны алды.

Казанда яшәү өчен туристлар бер төн өчен уртача 7,7 мең сум түли, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТВИЛ сервисының матбугат хезмәте.

Тикшеренү 2026 елның 26 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәрге чор броньларын үз эченә ала. Иртә броньлау саны буенча лидер Санкт-Петербург – аңа гаризаларның 15%ы туры килә. Мәскәү 11% өлеш белән икенче урынны, Сочи 10% белән өченче урынны алды.

Иң популяр юнәлешләр дистәсенә шулай ук Кисловодск, Калининград, Пятигорск, Красная Поляна, Краснодар һәм Геленджик керде.

Татар-информ


Нет комментариев