Казанлы Максим Шәрәфетдинов Дуслык ордены белән бүләкләнде
Яшәеш

Казанлы Максим Шәрәфетдинов Дуслык ордены белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин «Беренче канал» телеалыпбаручысы, Казанда туган Максим Шәрәфетдиновны Дуслык ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Бүләк аңа массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге һөнәри казанышлары һәм озак вакытлы намуслы эше өчен бирелде.

Максим Шәрәфетдинов республика мәдәниятенә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алды, шулай ук «Намуслы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Вечерняя Казань


Нет комментариев