Мәрхүмнәр өчен укыла торган догалар
Иман нуры

Мәрхүмнәр өчен укыла торган догалар

Якын кешене югалту — кеше тормышындагы иң авыр сынауларның берсе. Үлем котылгысыз, безнең әти-әниләребезне, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны да үлем читләтеп узмаячак. Ул кинәт кенә килә һәм үзе белән чиксез бушлык, хәсрәт алып килә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Әмма тормышның мондый мизгелләрендә өметне өзмәскә һәм тагын да ныграк Аллаһы Тәгаләгә ышанырга, тапшырырга кирәк. Тәхкыйк Ул [Аллаһ] безгә күтәрә алмаслыкны бирми һәм һәр бәла-казаның, кыенлыкның чишелешен җибәрә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Ошбу фани дөньядан киткән якыннарыбыз өчен дога кылыйк һәм РасүлүЛлааһның ﷺ (съалләЛлааһу гъәләйһи үә сәлләм) шушы сүзләрен хәтеребездән чыгармыйк:

«Кеше үлгәннән соң, аның, өч гамәленнән кала, барча эшләре дә туктала.

Бу өч гамәл:

  • дәвамлы сәдака (җәрия сәдакасы),
  • башкалар өчен файдалы гыйлем,
  • догачы хәерле бала».

(Имам Мөслим, №1631-нче хәдис; Әбү Дауд, №6880-нче хәдис).

Аллаһ Сөбехәәнәһү үә Тәгаалә безгә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өчен догачы булырга һәм үзебездән соң да шундый ук догачыларны калдырырга насыйп итсен! Әәмиин, йәә, Рабби-л-гъәәләмиин!

ҮЛЕМ ХӘБӘРЕ ИШЕТКӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА (Коръән аяте)

إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ

اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ هَذَا الْمَيِّتُ مُحْسِنًا فَزِدْ فِى إِحْسَانِهِ وَإِنْ كَانَ مُسِيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ

УКЫЛЫШЫ:

Иннәә лиЛләәһи үә иннәә иләйһи раадҗигъүүүүн. («Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 156-нчы аять).

Әллааһүммә иңң-кәәнә һәәҙә-л-мәййитү мүхсинәнн-фәзиде фий ихсәәниһи үә иңң-кәәнә мүсий-әнн- фәтәҗәәүәз гъәнһ.

МӘГЪНӘСЕ:

«Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!»

«Аллаһым, әгәр бу үлгән кеше яхшы мөэмин булса, аның яхшылыгын арттыр һәм, әгәр ул гөнаһкар булса, аның гөнаһларын ярлыка».

МӘЕТНЕ ҖИРЛӘГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

اَللهُ أَكْبَرُ

أَشْهَدُ أَنَّ اللهَ يُحْيِى وَيُمِيتُ وَهُوَ حَىٌّ لَا يَمُوتُ

هَذَا مَا وَعَدَنَا اللهُ وَرَسُولُهُ

وَصَدَقَ اللهُ وَرَسُولُهُ

اَللَّهُمَّ زِدْنَا إِيمَانًا وَتَسْلِيمًا

УКЫЛЫШЫ:

Әллааһү әкбәр. Әшһәдү әннә-Ллааһә йүхйии үә йүмийтү үә һүвә хәййүн ләә йәмүүтү. Һәәҙәә мәә үәгъәдәнә-Ллааһу үә расүүлүһ. Үә съадәкъа-Ллааһу үә расүүлүһ. Әллааһүммә зиденәә иймәәнән үә тәслиймәә.

МӘГЪНӘСЕ:

«Аллаһ Бөек! Мин шаһитлек бирәм ки, яшәеш һәм үлем Аллаһтан, Ул [Аллаһ] [мәңге] тере һәм [беркайчан да] үлми. Бу – Аллаһның һәм Аның Рәсүленең безгә биргән вәгъдәсе. Аллаһ һәм Аның Рәсүле хак сөйләде. Аллаһым, безнең иманыбызны һәм безнең [Сиңа] буйсынуыбызны арттыр».

ЗИРАТКА КЕРГӘНДӘ, КАБЕРЛӘР ЯНЫННАН УЗГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

السَّلَامُ عَلَى أَهْلِ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِمِينَ
وَإِنَّا إِنْ شَاءَ الله بِكُمْ لَاحِقُونْ
أَسْأَلُ اللَّهَ لَنَا وَ لَكُمُ الْعَافِيَةَ
 
УКЫЛЫШЫ:
Әссәләәмү гъәләә әһли-д-дийәәри минә-л-мүэминиинә үә-л-мүслимиин. Үә иннәә инн- шәә-ә-Ллааһу бикүм ләә хикъуун. Әс-әлү-Ллааһә ләнәә үә ләкүмү-л-гъәәфийәһ.
 
МӘГЪНӘСЕ:
«Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнардан булган кабер әһелләре! Ин шәә Аллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Мин Аллаһы Тәгаләдән үзебез һәм сезнең өчен иминлек сорыйм».
 
اللَّهُمَّ أَعِذْهُ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ
УКЫЛЫШЫ:
Әллааһүммә әгъиҙһү мин гъәҙәәби-л-къабер.
 
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, аны кабер газапларыннан коткар».
 

КОРЪӘН УКЫГАННЫҢ ӘҖЕРЕН ӘРВАХЛАРГА БАГЫШЛАУ ДОГАСЫ

 
اَللَّهُمَّ بَلِّغْ ثَوَابَ مَا قُرِئَ فِى هَذِهِ السَّاعَةِ الشَّرِيفَةِ مِنْ كِتَابِكَ الْكَرِيمِ إِلَى أَرْوَاحِ جَمِيعِ الْأَمْوَاتِ الْمُسْلِمِينَ كَافَّةً وَعَامَّةً خُصُوصًا مِنْهُمْ إِلَى أَرْوَاحِ أَقْرِبَائِى الَّذِينَ أَذْكُرُهُمْ بِلِسَانِى
 
УКЫЛЫШЫ:
Әллааһүммә бәллигъ ҫәүәәбә мәә къури-ә фий һәәҙиһи- с-сәәгъәти- ш-шәриифәти миңң-китәәбикә-л-кәриими иләә әрвәәхи җәмиигъи-л әмвәәти-л-мүслимиинә кәффәтән үә гъәммәтән хъусъусъан минһүм иләә әрвәәхи әкърибәәи-л-ләҙиинә әҙкүрүһүм билисәәнии.
 
МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Рабби, шушы кадерле сәгатьтә укылган хөрмәтле Китабыңнан хасил булган савабын һәрбер мөселман мәетләрнең җаннарына ирештер, бигрәк тә хәзер телем белән санап үтәчәк вафат якыннарымның рухларына да ирештер».
 
Бу сүзләрдән соң Коръән укучы үзенең якыннарының әрвахлары исемнәрен аталарының исемнәре белән берәм-берәм әйтеп чыга. Мәсәлән, түбәндәгечә: «Йә Рабби, хәзер укылган Коръән аятьләреннән хасил булган савапларны атам фәлән-фәлән улының, анам фәлән-фәлән кызының, абыем фәлән-фәлән улының һәм дустым фәлән-фәлән улының рухларына ирештер...».
«Гыйбадәте исламия»
Әхмәтһади Максуди
Казан: «Хозур» - «Тынычлык» нәшрият йорты, 2017.

Нет комментариев