Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чаңгыга басыгыз!

8 февраль көнне Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы базасында «Татарстан чаңгы юлы – 2020» Республика массакүләм чаңгы чабышы була.

Яшел Үзән районында «Татарстан чаңгы юлы – 2020»нең дистанцияләре:

  • 2020 метр – VIP-чабыш (учреждение, предприятие, оешма җитәкчеләре);
  • 1 км – барлык теләүчеләр (кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары, ветераннар);
  • 2 км – барлык теләүчеләр (кызлар, хатыннар, 55 һәм аннан да олы яшьтәге хатыннар);
  • 3 км – барлык теләүчеләр (егетләр, ирләр, 60 һәм аннан да олы яшьтәге ирләр). 

Чараның программасы:
9:30-10:45 – ярыш көнендә катнашучыларны теркәү;
10:45 – рәсми ачылыш тантанасы;
11:00 – 2020 метрга VIP – чабышына старт;
11:15 – 1 км ераклыкка балалар һәм ветераннар чабышына старт;
11:35 – 1 км ераклыкка 1-4 сыйныф укучылары чабышына старт;
11:50 – 2 км ераклыкка 5-8 сыйныф укучылары чабышына старт;
12:10 – 2 км ераклыкка 9-11 сыйныфлылар, ССУЗ һәм ВУЗ кызлары чабышына старт;
12:25 – 3 км ераклыкка ССУЗ һәм ВУЗ егетләре чабышына старт;
12:35 – 2 км ераклыкка барлык теләүчеләр чабышына старт;
12:50 – 3 км ераклыкка барлык теләүчеләр чабышына старт.
Чаңгыларыгыз белән рәхим итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев