Урысбагалылар юлсызлыктан зарланса...
Урысбага җыены бик җанлы узды, дияр идем. Авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинның чыгышын йотлыгып тыңладык. Башкарылган эшләре һәм алга билгеләнгәннәре дә бихисап. Авыл гөрли, халык та бик актив. Алай ук гөрләмәс иде дә, дөрләтеп торучы Равил Гарипов кебек тиктормас, туган ягының киләчәге өчен җан атып яшәүчеләре бар шул.