Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Педофилдан коткаручыга 15 ел төрмә яный

31 гыйнварда бөтен ил халкын кузгаткан вакыйга булды. Уфада 33 яшьлек Владимир Санкин ике 14 яшьлек укучыны коткарып, педофилны үтерә, һәм хәзер аңа 15 ел төрмә яный. Малайлар бу фаҗигале көн турында сөйләделәр.

Ике дус, урамда йөргәндә, туңалар һәм якындагы подъездга җылынырга керәләр. Анда алар янына бер ир кеше килеп баса һәм үз фатирына кунакка керергә чакыра. Малайлар килешә, ир-ат аларга кызыклы бер әйбер күрсәтәм, ди, һәм бермәлне икенче бүлмәдән килеп чыккан ир чалбарын төшерә дә, малайларга да шулай эшләргә куша». 
«Баштарак ул ярдәмчел, яхшы мөнәсәбәт күрсәтте безгә, - дип сөйли малайларның берсе, - Без кердек, ишек төбендә басып тордык, ул үз бүлмәсенә кереп китте, кире чыкты да: «Әйдәгез, чишенегез, киемнәрегезне салыгыз», - диде. 
Малайлар шунда ук качарга телиләр. Ләкин берсе гынә чыгып китз ала, ә икенчесен теге педофил ир тотып кала. Дустын мондый хәлдә калдырырга теләмичә, 14 яшьлек малай урамда беренче очраган Владимир Санкин янына ташлана. Ир-ат шунда ук фатирга таба чаба, педофил турындагы вакыйганың чынлыгын үз күзләре белән күреп, ул маньякны урамга алып чыга һәм ике арада тарткалаш башлана. 
- Вова абый аны урамга сөйрәп чыгарды да, алар арасында тарткалаш башланды. Һәм без качтык, башка берни дә белмибез, - зыян күргән укучының икенчесе. 
Алынган җәрәхәтләрдән педофил ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, ә Владимирга алдан ниятләнгән үтерү өчен 15 ел төрмә яный. Хәзер малайларны коткаручы суд карары буенча, өй арестында тора. Республиканың битараф булмаган кешеләре Владимирны яклап петиция төзеделәр, аны 100 меңнән артык кеше имзалады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев