Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сигезенче сыйныф укучылары алтынчы сыйныфта укучыны кыйнаганнар

Липецк өлкәсендә ике сигезенче сыйныф укучысы алтынчы сыйныф укучысын бик каты тукмаганнар, Хәзер бу сугыш чукмарларының әти-әниләрен балаларын тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен җавапка тартачаклар.

"Видеодан күренгәнчә, ике яшүсмергә (бу бөтен интернет буенча таратылган) 14 яшь, һәм кыйналган кызга 12 яшь (...) Барысы да бер малай аркасында килеп чыга. Элек малайлар кызлар аркасында сугыша иделәр, хәзер исә, киресенчә ", - дип сөйләделәр прокуратурада журналистларга. Шулай ук ике кызның ата-анасы РФ КоАПның 5.35 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак икән ("балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча ата-аналарның бурычларын үтәмәве"). 
Моннан тыш, белем бирү учреждениесе җитәкчеләре эшеннән алынган. 
Хәзер бу сугышу факты буенча тикшерү эшләре бара. 
Моңарчы, 17 гыйнварда, дәрестә музыка тыңлаган Мәскәү укучысы аңа 61 яшьлек физика укытучысы кисәтү ясагач, ханымны кыйнап ташлаган иде. Педагог 15 яшьлек яшүсмер янына килеп, аның колагыннан колакчаларын (наушники) алырга куша, ә ул җайланма, укытучы белән укучының тарткалашуы аркасында өзелеп китә. Яшүсмернең моңа ачуы чыга да, укытучысын тукмаклый башлый.Хәзер әлеге гаугалы хәл бөтен Россиягә таралды. 
Халык аза, рәхәтенә чыдый алмыйча, коточкыч гамәлләр кыла, диясе генә кала инде боларга карап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер сузда анлап булмый языгыз эле татарча

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      Кайсы җөмләсе аңлашылмады соң?