– Мине бер кеше эзәрлекли. Аны 14 ел беләм. Минем инде күптән ирем һәм балам бар, ә ул подъезд төбендә саклап тора, физик көч кулланып, машинасына утыртмакчы була.
– Янаулар факты буенча судка мөрәҗәгать итә аласыз. Әмма сезне куркытулары турында дәлилләр кирәк булачак (диктофондагы язма, шаһитлар күрсәтмәләре һ.б.). Булса, тәнегездәге күгәргән урыннарны фотога төшерегез. Шул очракта, сәламәтлегегезгә зыян салулары турында гариза яза аласыз.
Нет комментариев