Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булачак пенсионерлар өчен

Нинди пенсия аласыз

Пенсия ике өлештән тора: иминиятләштерелгән һәм тупланма була. Иминият төре, күп очракта, хезмәт хакы яки башка керемнәрдән компенсация буларак түләнә. Моннан тыш, иминият пенсиясенең башка төрләре дә бар – инвалидлык яки туендыручыны югалту буенча, мәсәлән. Тупланма пенсия ул – пенсия акчаларының бер өлешен инвестицияләүдән җыелган керем. Тик ул бары тик 1967 елдан соң туучыларга һәм әлеге төр пенсияне сайлап Пенсия фондына гариза язу­чыларга гына тиеш.

Пенсия ничек билгеләнә
Иминият пенсия түләүләрен исәпләү өчен әлегә баллар системасы кулланыла. Балл – шартлы берәмлек, ел саен билгеләнә торган үзенә күрә бер пенсия «валютасы». Балл хакы даими үзгәреп тора. Мәсәлән, 2018 елда балл 81,49 сум тора. Пенсия исәпләгәндә, барлык хезмәт эшчәнлеге дәверендә тупланган баллар күләмен, пенсиягә чыгу моментындагы бер балл бәясенә тапкырлыйлар, ә аннары килеп чыккан нәтиҗәгә дәүләт гарантияле рәвештә һәр пенсионерга түли торган фиксацияләнгән сумманы кушалар. 2018 елда фиксацияләнгән түләү – 4982,9 сум. Пенсиянең төгәл суммасын исәпләү формуласы бар, әмма ул шундый катлаулы, Пенсия фонды сайтындагы онлайн-калькулятордан файдалансаң яхшырак булыр.

Булачак пенсияне ничек исәпләргә?

Тулы материалны газетада укырга мөмкин (№73).

Гүзәл Минһаҗева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев