Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ЗӘЙНӘП

Әйтергә кирәк, халык ышанычын казану – ул чактагы җитәкче даирәләрнең эшендә ирешә алган биеклекнең күренеп торган үлчәнеше.

Норлат райкомы коммунист Садыйкованың кеше арасындагы абруена игътибар итми калмый. Даны күтәрелә барган хатынны үзләренчә файдаланырга карар итәләр.
Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда тиңсез күп салымнар һәм заемнар белән таланган авыллар ахыр чиккә җитеп фәкыйрьләнә. Авыл хуҗалыгын күтәрү максатында шәһәрләрдән 30 мең кешене колхозларга җибәрергә кирәк дигән күрсәтмә туа югарыда. Чынбарлыкны дөрес аңлап ясалган адым бу. Чөнки авылның кеше ресурсы да саеккан була. Очы-кырые күренмәгән авыр хезмәттән миңгерәләнгән халыкның күмәк хуҗалыкны күтәрергә теләп януы да сүрелгән учакны хәтерләтә инде.
Атаклы милиционер Садыйкованы менә шул «30 меңенчеләр хәрәкәте» дигән кузгалыш 1955 елда «Вахитов» исемендәге колхозга китерә. «Вахитов»ка игенчелек, яшелчә үстерү һәм терлекчелек белән көн күрүче Айдар, Күгеш, Әрә авыллары керә. Моңа хәтле алар һәрберсе аерым   хуҗалык булып, җирне аерым сөргән. Район җитәкчелеге, аларны берләштереп, зур колхоз ясый һәм рәис итеп Зәйнәпне куя. Дөрес сайлана рәис. Батыр йөрәкле хатын бу эштә дә, бик күп гайрәтле ирләрне артта калдырып, бөтен Татарстанга таныла.
Бернинди махсус белем алмыйча милициядән икмәк үстерү эшенә күчүе гаҗәпләндерәдер, мөгаен. «Партия кая җибәрсә – мин шунда барырга тиеш!» дигән кагыйдә хәзерге заманда сәер яңгырый, әлбәттә.
Каһәр төшкән авыр еллар! Бөтен кузгалыш та кул көче белән тернәкләнгәнгә күрә, халыкны эшкә куа алу – җитәкченең булдыклылыгы итеп саналган. Абруең булса гына кешене тыңлата аласың, димәк. Дүрт йөзгә якын колхозчы катнашкан гомум эшне бүтәнчә ничек оештырасың ди? Рәис Садыйкова нидән тотынган соң?
«Вахитов» хәзер дә алдынгы хуҗалык. Зәйнәп Садыйкованы яхшы беләләр анда. Аның белән бергә эшләгән чаклары бүгенгедәй хәтерендә картларның. Шул чорда партком  секретаре булган Камил абзыйны тыңлыйк.
–Зәйнәпне, читтән килгән кеше кебек, өр-яңадан абруй яулау бурычы бас­мады. Бездә ул шәхесне яхшы беләләр иде инде. Икенчедән дип әйтсәк, 1955 елларда халык та бүтән – эшкә карусыз иде. Аннары авыл кешесе рәиснең холкын тиз чамалады: Зәйнәп – тотынган эшенең төбенә төшмичә тукталмый, бернидән дә курыкмый торган көчле ихтыярлы җитәкче... Инде холкы дигәч, шуны да әйтим – мин үзем дә гаҗәпләнә идем моңа – ул кешене аңлый белә, аның сәләтен таный иде.
Рәис һәр тармакны бригадаларга үзе бүлде һәм эшне оештыручы итеп, колхозчыны тыңлата алганны үзе табып куйды. Тракторчылар бригадасына, мәсәлән, Әкрәм абыйны бүтән авылдан чакырып китерде. Ул техниканың маен күп «ашаган» һәм ирләр арасында тиз танылды. Яшелчә үстерүчеләргә бригадир итеп Рәйханә апаны билгеләп тә отты. Уңышлы эшләп, бу апабыз хәтта Ленин ордены белән бүләкләнде! Бухгалтерына хәтле белгечнең рәтлесен сайлый белде. Шуңа күрәдер дип уйлыйм, яңа рәиснең эше бик тиз үргә менде. Аңа кадәрле 6-7 центнер белән канәгатьләнсәк, ул килгәч, гектарыннан 12-14 центнер уңыш җыеп ала башладык. Күпләп сыер, сарык асрадык – анда да күтәрелеш. Яшелчәне әйтәсе дә юк инде. Шуның белән җиһанда танылды да инде Зәйнәп. Ни генә чәчмәдек: кәбестә, суган, чөгендер, кишер, помидор, кыяр, бәрәңге...
Хрущев заманы иде бит: нәрсә генә үстермәдек тә, нәрсә генә үрчетмәдек!.. Зур уңыш алабыз дип, ярыша-ярыша эшләдек тә. Әрә елгасы буендагы тугайларда, язгы ташулар сугарган җирләрдә чәчәләр иде яшелчәне. Өч авылның да хатын-кызлары иртә таңнан елга буенда, билгеле. Бар эш тә кулга төшә. Җәй буе буадан көянтә белән су ташу, уңыш җыю һәм аны машиналарга төяп озату... Ир кеше нишләр иде икән шул хәтле чыр-чу белән?..  Ә менә Зәйнәп хезмәтне оештырды. Тыңлата белә иде ул аларны. Үзе дә үрнәккә куярдай чапты инде: кояш белән бергә басуда иде рәис...
... Язгы төн иртәнгә авыша. Авылда әле тынлык. Бары кошлар сайравы гына яңгырый.
Идарәдә ут яна.

Ильяс САЛИХҖАН.

Башы. Дәвамы. Тулы язма газета (№75, 77, 78) битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев