Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ЗӘЙНӘП

Бу мәйхәнәгә шаккаткан халык егылганны яклап, бер сүз дә эндәшми.

Салым белән заемның авыл халкы өчен иң зур золым булган еллар бит бу. Җитмәсә, үз файдасын да кайгырткан икән комсыз агент. Малыңны күбрәк язам, дип, кеше куркытып баеган хатынны документлар белән фаш итә Зәйнәп. Үзе өстеннән йөрүчеләрнең берсен ул менә шулай, авылдашлары каршында хурлыкка калдырып, кулга ала.

Милиционер Зәйнәп Садыйкованың эш башы икеләтә кырыслык кыскан чорга туры килә. 1942нче ел – сугыш һәм диктатура еллары. Укуын тәмамлагач, Норлат районына оперуполномоченный итеп билгеләнә ул. Ничек тота алган икән соң егерме бер яшьлек хатын андагы тәртипне? Мондый хезмәттә каты холыклы инсан гына чыдый алыр кебек бит.

Ипи чиратын гына алыйк. Башкаларны кешегә санамыйча кибет ишегенә чиратсыз ыргылганнарны тыярга ай-яй нинди көч-куәт кирәк! Менә шул чакны:

–Зәйнәп килә! – дигән сүз комсызлар әрсезлеген сүрелдерә алган.

Халык арасында абруйлы кешегә әйләнеп бик тиз таныла ул. Гаделсезлеккә каршы чын-чынлап көрәшүен беренче көннәреннән үк чамалый норлатлылар. Карточкага тәтегән икмәк кисәге белән көн күргән каты-коты еллар бит. Ачлык кискенләштергән кешене. Үз өлешен алып калыйм дип кибет янына җыелганнар арасында кемнәр генә юк. Кешене таларга да күп сорап тормаганнар анда, пычакка пычак килеп кызып китүләре дә мәгълүм.

Кан коюны булдырмас өчен кибет янына, гадәттә, милиционер җибәрелә. Әмма формалы егетләр дә баса алмый кайвакыт андагы кие­ренкелекне. Ә менә Зәйнәп килсә, халык иркен сулыш ала торган була. Кемнең кем икәнлеген тиз аера белгән шул милиционер хатын. Ызгыш-талаш яратканнарны буйсындырырга ихтыяр көче җиткән аның.

Кыю һәм белеп эш итә Зәйнәп кануннар сагында. Ул бит гади участковый милиционер гына түгел – опер­уполномоченный! Норлат идарәсендә хезмәт итеп, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Дәүләт бүләкләре дә тынгысыз тәртип саклаучыны батырлыкларга дәртләндергәндер, мөгаен. «Кыюлык өчен» медаленә лаек булган эшен Норлатта әле дә хәтерлиләр.

...Сугыш елларында хатын-кызларны урман кисәргә, торф чыгарырга читкә җибәрә торган булганнар. Бу як авылларыннан да күп җыялар кыз-хатынны ул авыр эшләргә. Эш түгел лә – җәза ул! Их, ят җирләрдә интегүләр!..

Ильяс САЛИХҖАН

Фото гаилә архивыннан алынды.

Язманың дәвамын чәршәмбе санында укырга мөмкин (№77).

Язманың башы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев