Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ЗӘЙНӘП

«Вахитов»тан чыккач, ул Свияжск бистәсендә откормочный совхозын җитәкли. Анда да тәртип кертә Зәйнәп. Ике ел эчендә совхоз респуб­ликадагы шундый утыз алты хуҗалык арасындагы ярышта борын төртә. Элек хуҗалык­тан качып киткән руслар да: «Зәйнәп Садыйковна, зинһар, мине эшкә ал!» дип артыннан калмый ялынып йөри башлыйлар...

1970 елның 1 июнендә Зәйнәп ялга чыга. Инфаркт мәҗбүр итә. Әле илле яшь тулып кына килә үзенә... Нинди көчле ихтыярлы хатынга да бу тормыш җиңел бирелмәгән, күрәсең.
Зәйнәп Садыйкованың фоторәсемнәре күп сакланган. Бигрәк тә мактаулы елларыныкы.
Шуларны караганда, бер хәл аптырашта калдыра: җиңүченең шат елмайган чагы кайда соң? Барысында да әлеге дә баягы җитди корылык... Бөтен ил күккә чөйгәндә ничек сөенмичә түзгән ул? Нәрсә дә булса борчыганмы, эш-мәшәкать басканмы аны? Тормышының бу ягы белән дә кызыксындым, билгеле.
Безнең герой – хатын-кыз. Беренче ире сугышта ятып калган. Икенчесе белән бер ай гына яшәгән дип сөйлиләр... Табигый инде, сорау туа: кайда соң аның яры, кем булган ул? Колхозга күчкәндә 34 яшь кенә тулган таза-матур хатынның йөрәген кем иркәләгән икән соң?
«Вахитов»та бергә хезмәт иткән иптәшләренең җавап­лары бер ише яңгырады:
–Ә без аңа хатын-кыз дип карамадык та. Ничектер, аннан хатын-кыз йомшаклыгы сизелми иде. Ул – рәис, ул – җитәкче, ул – алда...
Кичләрен пошанмый ничек ялгызы гына үткәргән кышкы озын төннәрне, мәсәлән? Авылда эшләр кимегән чак бит ул.
Аракы эчеп юанмады микән, дигән шик тә кузгала. Чөнки хәмер капкалавын күпләр хәтерли. Яшь чагында Зәйнәп кул астында эшләгән, хәзер Норлатта яшәүче Хәмит абый мондый хәлне сөйләде:
– Эчкәләгәнен беләм. Мавыгып китмәде, мавыкса эшне алып бара алмас иде бит ул! Шулай да бер вакыйганы ишеткәнем бар. Кич клубка чыккач була ул. Кино башланганчы, егетләр, йөзәр грамм җибәрергә дип, клуб артына җыела торган булганнар. Берсендә Зәйнәп килеп чыга шунда. Аптырап калган егетләр, чарасызданмы, аңа да сузалар стаканны. «Миңа ярым-йорты гына салма, тутырып бир!» – ди ул. Һәм тулы стаканны алып гөпелдәтә дә, бүреген иснәп, китеп бара. Клуб артындагылар телсез кала...         
Рәисне иртә таңнан караңгы төнгә чаклы машинада йөрткән шоферы, әлбәттә, күбрәк белергә тиеш. Күгештә яшәүче Рәшит абый йөрткән аны «ГАЗ»икта.
–Беркеме юк иде, йөргән ирен белмим, – дип җавап бирде ул минем соравыма. – Ә,  җәмәгате булган! Хәтерлим. Бер җәй көнне читтән ир кеше эзләп килде аны. Таза, чибәр үзе. Икенче көнне Зәйнәп апа әйтә: «Рәшит, теге адәмне станцага төшереп куй!» – ди. Юлда сөйләшеп бардык. Аерылган ире булып чыкты юлдашым. Гали исемле үзе. Ай ярым чамасы гына бергә торган булганнар... Хәзер кушыласызмы соң, дип сораган идем, ул: «Нинди кушылу! Аңлашырга да теләмәде – шүшләдә печән арасында төн кундым!» – диде.
– Рәшит абый, елаганы булдымы Зәйнәп апаның? – дип сорадым мин тагын.
–Елады, еламаган кая! Әллә ничә. Бигрәк тә беренче елларны Казанга йөргәндә. Теге кирәк, бу кирәк дип, министрлыкка кергәч кире борып чыгаралар да үзен... Берсендә, тракторга ниндидер запчасть сорап баргач, атылып кире чыкты – күзләреннән яшь тама.

Ильяс САЛИХҖАН.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Башы. Дәвамы. Тулы язма газета (№75, 77, 78, 79) битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев