Баласы өчен ата- ана җаваплы
Яшәеш

Баласы өчен ата- ана җаваплы

– Балигъ булмаган баласына тәрбия бирүдә үз бурычын үтәмәгән ата-анага карата закон буенча җаваплылык каралганмы?

– Ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычлары үтәлмәсә, административ җаваплылык чаралары каралган, – дип аңлата бу уңайдан прокурор ярдәмчесе Лиана Низамова. – Ата-аналар үз балаларын тигез дәрәҗәдә тәрбияләргә хокуклы һәм бурычлы. Алар балаларының сәламәтлеге, физик, рухи һәм әхлакый тәрбиясе турында кайгыртып торырга, белем бирергә, хокукларын якларга тиеш.
Тәрбия барышында ата- ана балаларның физик һәм психик сәламәтлегенә, аларның әхлакый үсешенә зыян китерергә, аларны кимсетү, каты, тупас, кешелек дәрәҗәсен түбәнсетүләргә юл куймаска тиеш. Кире очракта, ата-аналарга карата закон тәртибендә җаваплылык каралган.


Нет комментариев